Конкурс кысаларында укытучылар укытыла торган фәннәр буенча дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Конкурсның зона этабы нәтиҗәләре 2024 елның март башында билгеле булачак.
Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районында «Ел укытучысы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды.
Әлеге конкурста Чүпрәле муниципаль районыннан:
🔹 «Ел укытучысы» номинациясендә:
- Гаврилов Анатолий Михайлович, Городище урта гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы;
- Лукьянова Елена Валериевна, В.С. Дементьев исемендәге Алешкин-Саплык урта гомуми белем бирү мәктәбенең биология укытучысы.
🔹 "Педагогик дебют" номинациясендә:
- Ятманова Ангелина Васильевна, Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбенең инглиз теле укытучысы катнаштылар.
Конкурс кысаларында укытучылар укытыла торган фәннәр буенча дәресләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр. Конкурсның зона этабы нәтиҗәләре 2024 елның март башында билгеле булачак.
Бу хакта Чүпрәле районы мәгариф бүлеге хәбәр итә