ТР Чүпрәле районында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК кышкы фестиваленең зона этабы узачак

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

ГТО кышкы фестиваленең зона этабында республиканың Идел аръягы зонасы командалары катнашачак.

Бүген, 2024 елның 21 февралендә, «Алтын» универсаль спорт комплексы һәм Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасында 2024 елда Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» ВФСК кышкы фестиваленең зона этабы узачак.

ВФСКның «Хезмәткә һәм оборонага әзер» кышкы фестиваленә II-XV баскыч спортчыларыннан торган Татарстан Республикасының Идел аръягы зонасы командалары кертелә. Команда составы 14 кеше.

Фестиваль программасында: урыннан озынлыкка сикерү, гимнастика эскәмиясендә баскан килеш алга иелү, гәүдәне аркада ятып күтәрү, биек перекладинада тартылу яки 16 кг гер күтәрү, идәндә яткан килеш кулларны бөгү һәм турайту, чаңгыда йөгерү.

Фестиваль 10.00 сәгатьтә башлана.

Фестивальдә катнашучыларның барысына да уңышлар һәм яхшы нәтиҗәләр телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International