«Татарстан чаңгы юлы 2024 " бәйгесендә ГТО кышкы фестиваленең муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2024 елның 21 феврале, чәршәмбе

Үз баскычларында җиңүчеләр 2024 елның 21 февралендә узачак фестивальнең зона этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак.

«Татарстан чаңгы юлы 2024» республика массакүләм ярышларын ачу тантанасы кысаларында 2024 елда район укучылары Спартакиадасы кысаларында Татарстан Республикасы халкы арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексы кышкы фестиваленең муниципаль этабына йомгак ясалды. Гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында команда зачетында җиңүчеләр:

-3 урын-«Хорновар-Шигали урта гомуми белем бирү мәктәбе» командасы;

-2 урын-«Чуваш-Чүпрәлесе урта гомуми белем бирү мәктәбе» командасы;

-1 урын-«Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе» командасы.

Шәхси зачетта үз баскычларының җиңүчеләре: Старшов Егор (2 баскыч) —«Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы, Арьяхова Агния (3 баскыч) — «Чуваш-Чүпрәлесе урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы, Бикчурова Алина (4 баскыч) — «Зур Чынлы урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы, Дергунов Александр (5 баскыч) — «Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбе» укучыыс, Шавкин Сергей (6 баскыч) — «Уби урта гомуми белем бирү мәктәбе» укучысы.

Үз баскычларында җиңүчеләр 2024 елның 21 февралендә узачак фестивальнең зона этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак.

Фестивальнең зона этабында катнашучыларга уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International