Чара чаңгы базасы территориясендә узды
Бүген, 2024 елның 17 февралендә, Чүпрәле районының Чаңгы базасында «Татарстан чаңгы юлы-2024» ярышлары узды.
«Татарстан чаңгы юлы-2024» спорт чарасында катнашырга төрле яшьтәгеләр килде: мәктәп укучылары, студентлар, предприятие һәм оешма вәкилләре, шулай ук ветераннар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр.
Барлык катнашучыларга сәламләү сүзе белән район башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать итте. Ул барысына да уңышлар теләде һәм чаңгы ярышлары чүпрәлеләрнең яраткан спорт төрләренең берсе булуын билгеләп үтте.
Бу көнне чаңгыга карты да, яше дә чыкты. Ярышларда иң яшь катнашучыны билгеләделәр. Иң өлкән катнашучыга да рәхмәт әйттеләр.
Шулай ук Гаилә елы хөрмәтенә гаилә ярышы оештырылды, анда 13 гаилә катнашты.
Чарада «Кыр кухнясы» эшләде. Ботка һәм чәйне кыр шартларында тармак технологияләре техникумы аш-су осталары әзерләде.
Чүпрәлеләр чаңгыга басып, үз көчләрен һәм чыдамлыкларын сынадылар.
Ярышлар узгач җиңүчеләрне бүләкләү булды.
Шулай ук бу көнне Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының алтын отличие билгеләре ияләрен билгеләп үттеләр.