Республика буенча Роспотребнадзор идарәсенең Буа территориаль бүлегендә түбәндәге адреслар буенча: Буа шәһәре Ефремов ур., 135 «В»; Тәтеш шәһәре Свердлов ур., 43, Иске Чүпрәле авылы, Кооператив ур., 10, 2024 елның 21 февралендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр эшмәкәрләр өчен «ачык ишекләр» бердәм көне үткәрелә.
Бердәм «Ачык ишекләр» көннәренең максаты-идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә түләүсез консультация ярдәме күрсәтү.
Номерлар буенча язылу өчен телефоннар 8(84374)3-52-89, 3-17-04; 8(84373) 2- 52-59.