Уңганнарга — дан!
Бу көнне үз һөнәрләренә иң тугрылыклы: бер предприятиедә дистәләгән еллар дәвамында хезмәт куючылар, иртә таңнан торып басуларга чыгучылар, фермаларга килүчеләр, өстәлләрдә һәрвакыт икмәк булсын өчен тырышучылар район мәдәният йортына чакырылды.
Безнең район элек-электән икмәк иккән, терлекчелек продукциясе җитештергән. Район икътисадында төп урынны аграр сектор алып тора. Аның уңышлы үсеше, беренче чиратта, җирнең кайгыртучан кешеләре булуына да бәйле. Ә безнең районда андыйлар бик күп.
2023 елда район буенча 3216 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән (рентабельлелек 13%). 21660 тонна сөт җитештерелгән. 2022 ел белән чагыштырганда, район буенча сөт саву күләме 106% арткан. 2024 ел чәчүе өчен 8260 тонна орлык запасы булдырылган, 10205 гектарда көзге культуралар чәчелгән, шуның 9874 гектарын бодай, 331 гектарын рапс культурасы били.
— Чүпрәле районы кешеләре һәрвакытта да ипи кадерен белде, җирне яратып хезмәт куйды. Авыл хуҗалыгы тармагында эшләү һәрвакыт мактаулы, хөрмәтле булды. Шул ук вакытта һәркем анда эшли дә алмый. Авыл хуҗалыгы һава шартларына аеруча да бәйле тармак. Сез йөкләнгән бурычларны үтәү өчен мөмкин булганның барысын да эшлисез. Бүгенге бәйрәм кырларда һәм фермаларда хезмәт итүчеләрнең генә түгел, ә мал-туар һәм кош-корт асраучы, бакчаларында тырышып эшләүче, үзләрен һәм башкаларны яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм ит ризыклары белән тәэмин итүчеләрнең дә бәйрәме, — диде район башлыгы Марат Гафаров.
Ул узган елның район агросәнәгать комплексы өчен җиңел булмавын билгеләп үтте.
— Шуңа да карамастан, 150 мең тоннага якын ашлык җыелды, һәр гектардан чыккан уртача уңыш 38,4 центнерны тәшкил итте. Уңыш буенча без республика буенча 2нче, тулаем ашлык җыю буенча 4нче урынга чыктык. Тулаем ашлык җыю узган елгы дәрәҗәдән 42 мең тоннага күбрәк булды. Шикәр чөгендере һәм башка техник культураларның да уңай уңыш динамикасы бар,-дип билгеләде район башлыгы үз чыгышында.
Игеннәрнең иң югары уңышы «Цильна» җәмгыятендә — һәр гектардан чыккан уртача уңыш 53,9 ц. «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятендә әлеге күрсәткеч 49,3 ц. КФХ «Бикчуров Р. А.» — 40,7, КФХ «Низамов А. А.» — 35,6 ц.
2023 ел ахырына районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә 7689 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекләрне уңышлы кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык запасы әзерләнгән, шартлы бер баш терлеккә уртача 30 центнердан артык азык берәмлеге тупланган.
Ел йомгаклары районда 21660 мең тонна сөт җитештерелгәнлеген күрсәтә. 2024 елда район хуҗалык-ларында һәр сыердан ким дигәндә 8000 килограмм сөт саву бурычы тора.
2023 елда район хуҗалыклары 925 млн. сумлык 224 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алган. Соңгы биш елда Чүпрәле районына аграр ВУЗлардан 16 яшь белгеч, техникумнардан 73 һөнәр иясе кайткан.
Авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү уңаеннан тантанада РФ Дәүләт Думасы депутаты, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының милләтләр эшләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, «ТатАгроХим» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин, «Чистай» холдинг компаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Наил Залаков, «Ак Барс» холдинг компаниясе генераль директоры киңәшчесе Владимир Николаев катнашты. Башкала кунаклары Чүпрәле аграрийларына сәламәтлек һәм һава шартларына бәйсез рәвештә нәтиҗәле күрсәткечләргә ирешүне теләделәр, районның хезмәт алдынгыларына мактаулы исемнәр, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырдылар. Тармакның иң яхшы хезмәткәрләре шулай ук район башлыгының Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына һәм истәлекле бүләкләренә лаек булдылар. Бәйрәм тантанасында авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында оештырылган хезмәт ярышына нәтиҗә ясалды.
Авыл хуҗалыгы тармагы йомгаклары буенча «Иң яхшы хуҗалыклар» номинациясендә беренче урынны — «Цильна» җәмгыяте, икенче урынны — «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыяте, өченче урынны «АгроТрансПорт» җәмгыяте алды. «Иң яхшы эшкәртү предприятиясе» номинациясендә «Государев Амбар» — 1нче, «Исток» — 2нче, «Дувановские сады» 3нче урынны яулады. Үсемлекчелек тармагы буенча крестьян-фермер хуҗалыклары арасында «Бикчуров Р. А.» — 1, «Низамов А. А.» — 2, «Мәхмүтов И. Ф.» 3 урынга лаек булдылар. Терлекчелек тармагы буенча крестьян-фермер хуҗалыклары арасында «Амосов А. Н.» — 1, «Камараева А. Д.» — 2, «Карабаев В. П.» 3 урын алдылар.
Чара вакытында, шулай ук, республика, район бәйгеләрендә җиңүче иң яхшы комбайнчылар, иң яхшы шоферлар иң яхшы механизаторлар, тракторчылар, белгечләр, иң яхшы сыер савучылар, бозау караучылар, терлекчеләр, технологлар, остазлар һәм яшь белгечләр, җәйге каникуллары вакытларында җәмгыятьләрдә хезмәт куйган техникум студентлары һәм мәктәп укучылары да бүләкләнде.
Чараның үзенчәлекле өлеше — агымдагы елда игълан ителгән Гаилә елы кысаларында «Цильна» җәмгыятендә хезмәт куючы гаилә династиясе: ирле-хатынлы Ильнур һәм Ләйсән, аларның уллары Ильназ Фәтхулловлар һәм «Чүпрәле Рассвет Агро» җәмгыятендә хезмәт куючы гаилә династиясе: әтиләре Андрей, уллары Николай һәм Павел Марковларның хөрмәтләнүе булды.
Район мәдәният йорты үзешчәннәре бәйрәм хуҗаларына концерт программасы тәкъдим иттеләр.