ТР Чүпрәле районында тыл хезмәтчәнен 95 яшьлек юбилее белән котладылар

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Юбилярның хезмәт стажы 40 елга якын.

Бүген, 2024 елның 6 февралендә, Чүпрәле районының Чуваш Шәйморзасы авылында яшәүче, тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Васильева Галина Петровна 95 яшьлек юбилее уңаеннан Ватаныбыз файдасына намуслы хезмәте өчен җылы котлаулар һәм рәхмәт сүзләрен кабул итте.

Юбилярга традиция буенча кунаклар: Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитовалар килде Алар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлавын, район башлыгы Марат Гафаровның котлавын, истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырдылар.

Галина Петровна 1929 елның 6 февралендә Чуваш Шайморзасы авылында туган, гаиләдә 4 бала булган. Сугыш башланганда аңа 12 яшь кенә була. Ә 1942 елның 27 гыйнварында аның әтисе, Васильев Петр Алексеевич, Буденный  районы хәрби комиссариаты тарафыннан сугышка мобилизацияләнә. Ул 1942 елның 12 мартында хәбәрсез югала.

Әнисе Прасковья Никаноровна кулындагы  сигез айлык кечкенә улы белән кала. Сугыш елларында Галина Петровнаның олы апасы тракторда эшли башлый, чөнки егетләрне һәм ир-атларны сугышка алып китәләр, ә икенче апасы авылда МТСта эшли.

Галина Петровна 1947 елдан 1958 елга кадәр колхозда төрле хезмәтләр башкара.  1959 елдан 1986 елга кадәр Иске Шәйморза участок хастаханәсендә санитарка булып эшли,  аннан, 1986 елда, лаеклы ялга китә. Ул һәр җирдә үзен намуслы эшче итеп күрсәтә. Аның хезмәт стажы 38 ел тәшкил итә.

1965 елда Галина Петровна авылдашы Владимир Петрович Филипповка кияүгә чыга. Ләкин, кызганычка каршы, алар бергә ун ел гына яшиләр - аерылышалар. Ул ялгызы өч бала үстерә һәм тәрбияли: кызы Надежда, игезәк уллары Петр һәм Дмитрий Васильевлар.

Надежда гаиләсе белән Буа шәһәрендә, ә уллары гаиләләре белән әнисе янында, Чуваш Шәйморзасы авылында яши. Галина Петровнаның 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар.

- Бүгенге буын-балалар, сугыш еллары авырлыгы турындагы вакыйгаларга ышанмыйлар. Без күпне күрдек, исән калдык, — ди Галина Петровна сугыш еллары турында.

Олы яшьтә булуына карамастан, юбиляр ханым үзен яхшы хис итә.

- Әниебез энергияле, кызыксынучан. Кунакларга да бик шат булды.  Аның туган көнен һәм кайда яшәвен Владимир Путинның да  белүенә бик гаҗәпләнде.

Хәзерге вакытта Галина Петровна улы Дмитрий һәм килене Людмила белән, аларның игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яши.

Бүген яраткан әниләрен котларга кызы һәм икенче улы килене белән килделәр. Юбилярга карата бик күп җылы сүзләр һәм теләкләр әйтелде. Җавап итеп Галина Петровна үзенә күрсәтелгән игътибар һәм яхшы теләкләр өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International