Татарстанда автобус марафоны 1 мартка кадәр дәвам итәчәк, ул 29 районда булачак.
Чүпрәле районына республикада гыйнварда старт алган «Татарстан - казанышлар республикасы» автобус марафоны килде.
Район мәдәният йортында автобус туры кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фаррахов, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү буенча Федераль агентлыкның төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов һәм ТР Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров белән очрашу оештырылды.
Чарада район активы, предприятие, оешма җитәкчеләре һәм вәкилләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары, җирлек башлыклары катнашты.
Чара башланыр алдыннан район башлыгы Марат Гафаров һәм мәктәп директоры Лилия Насыбуллина озатуында Айрат Фәррахов 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә булып, быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашты, уку процессын оештыру эше белән танышты.
Аннан соң депутат район хакимиятендә гражданнарны кабул итте. Кабул итү барышында юл төзелеше, социаль әһәмиятле объектларны капиталь ремонтлау буенча сораулар күтәрелде. Барлык мөрәҗәгатьләр дә парламентарийның шәхси контроленә алынды.
Район мәдәният йортында халык белән очрашуда РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла торган милли проектлар, Татарстан Республикасының, шул исәптән Чүпрәле районының казанышлары хакында Айрат Фәррахов, Альберт Хәйретдинов һәм Марат Гафаров сөйләделәр.
Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, соңгы берничә елда Чүпрәле районында гына да күп кенә федераль һәм республика программалары гамәлгә ашырылган. “Экология” милли проекты кысаларында урманнар мәйданы арттырыла, территорияләрне, сулыкларны чистарту буенча өмәләр үткәрелә.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты буенча 65 яшьтән өлкәнрәк авыл халкын диспансерлаштыру һәм медицина тикшерүләре узу өчен Чүпрәле үзәк район хастаханәсенә китерү буенча мобиль бригада эше оештырылган.
«Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча районда универсаль спорт мәйданчыклары төзелде, икенче чаңгы базасы барлыкка килде.
«Сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә Иске Шәйморза участок хастаханәсе ремонтланды, ул якындагы торак пунктларда яшәүче 2 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Хастаханәне шулай ук кирәкле җиһазлар белән җиһазландырганнар, яңа санитар машина биргәннәр.
2022 елда Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү кысаларында Үзәк район хастаханәсенә яңа җиһазлар - компьютер томографы, УЗИ аппаратлары, портатив ЭКГ - ФАПлар өчен аппаратлар һәм цифрлы флюорограф килде. Узган ел маммограф, рентген-аппарат, видеогастроскоплар, видеоколоноскоп, дефибрилляторлар булдырылды.
Программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә медицина хезмәткәрләре штаты да тулыланды кардиолог, эндоскопист, участок терапевты, эндокринолог, хирург, фтизиатр барлыкка килде. Районда 18 ФАП бар. Алар барлык кирәкле медицина җиһазлары, табибка кадәр һәм ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен эшләнмәләр белән җиһазландырылган. Узган ел Шланга авылында фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
«Мәгариф» илкүләм проекты ярдәмендә мәктәпләрдә азык-төлек блокларына, авыл җирлегендә спорт залларына капиталь ремонт ясала. 11 белем бирү учреждениесендә «Үсеш ноктасы» үзәкләре эшли. Узган ел алар Городище һәм Хорновар-Шигали мәктәпләрендә дә ачылды.
«Мәдәният» милли проекты буенча 2022 елда Иске Задур авылында күпфункцияле үзәк төзелде. 2023 елда Кече Чынлы авылында 250 урынга исәпләнгән капиталь яңартылган Мәдәният йорты ачылды.
«Торак һәм шәһәр мохите» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы ярдәмендә узган ел яңа иҗтимагый киңлек барлыкка килде. Мәктәп урамындагы буаны төзекләндерүнең беренче этабы 2021 елда башланды, ә хәзер бу - иң матур урыннарның берсе. Эшләр быел да дәвам итәчәк.
Эш башлаучы фермерлар «Агростартап» гранты мөмкинлекләреннән актив файдаланалар. Соңгы 3 елда 7 крестьян-фермер хуҗалыгы аның ияләре була, гомуми сумма 18 млн сумнан артып китә. Грант алучыларның яртысыннан артыгы - яшьләр.
«РФ цифрлы икътисады» Милли программасы кысаларында оптика буенча Интернетка райондагы барлык социаль әһәмиятле объектлар тоташтырылган. Җирле халык оптик кабель аша югары тизлекле челтәр белән тәэмин ителгән, алар өчен киң мөмкинлекләр барлыкка килгән һәм заманча онлайн-сервислар кулланыла башлаган.
«Быел Чүпрәле районының планнары зур - барлык төр дәрәҗәдәге программаларны гамәлгә ашыру эше дәвам итәчәк. Нигездә эш мәгариф объектларын, азык-төлек блокларын, социаль өлкә учреждениеләрен капиталь ремонтлауга юнәлдереләчәк. Алга таба планнарда - «Үсеш ноктасы»ның тагын 3 мәктәбен ачу, юлларны ремонтлау, суүткәргеч челтәрләр төзү.
Боларның барысы да милли проектлар ярдәмендә тормышка ашырыла, - дип билгеләп үтте район Башлыгы Марат Гафаров. - Киләчәктә дә күп яңа проектлар булыр дип өметләнәм. Без республикада көнбатыш капкасы булып торабыз. Һәм әгәр матур итеп бизәлгән, төзекләндерелгән йортлар, иҗтимагый киңлекләр булса, авыл халкының тормышы күпкә яхшырак булачак. Мин ышанам, шулай булыр да, без бергәләп барлык мәсьәләләрне хәл итәрбез».
Айрат Фаррахов билгеләп үткәнчә, милли проектларның спектры бик киң. Ләкин һәр район өчен ул-үзенчәлекле. «Әйтик, Чүпрәле районы өчен юллар төзелешен тәмамлау, су белән тәэмин итү-мөһим булып кала, яшьләргә кече Ватанында яшәргә һәм эшләргә мөмкинлек булсын өчен шартлар тудырырга кирәк. «Үзем өчен мин «Сәламәтлек саклау» милли проектын билгелим, аның ярдәмендә медицина өлкәсендә зур эш башкарырга мөмкин булды, һәм аның нәтиҗәләре мөһим һәм әһәмиятле. Гомумән алганда, һәр милли проект бүген Чүпрәле районы үсешенә зур өлеш кертте. Ләкин иң мөһиме, без яңа милли проектлар тәкъдим итәргә тиеш, алар нәкъ шулай ук тиз һәм эффектив рәвештә безгә бүгенге көндә актуаль булган мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Мин ышанам, безнең Президент Владимир Владимирович Путин бу милли проектларны тәкъдим итәчәк, һәм нәкъ менә алар, беренче чиратта, безнең алда торган мәсьәләләрне хәл итү, тиз һәм сыйфатлы үсеш өчен мөмкинлек булачак, Монда безнең уртак, бердәм фикеребез мөһим», - дип билгеләп үтте парламентарий.
Альберт Хәйретдинов милли проектларның Татарстан тормышына ничек тәэсир итүе хакында сөйләде.
«Милли проектлар - безгә яшәргә һәм үсәргә этәргеч бирә торган стимул», — диде ул.
Очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Татарстанның халык артисты Резедә Шәрәфиева катнашындагы концерт программасы белән тәмамланды.
Татарстанда автобус марафоны 1 мартка кадәр дәвам итәчәк, ул 29 районда булачак. Уңайлылык өчен маршрут зоналарга бүленгән. Хәзер марафон Идел аръягы зонасы буенча уза. Бу зонага Тәтеш, Яшел Үзән, Чүпрәле районнары кертелгән. Буа һәм Апас районнары кунакларны 6 һәм 7 февральдә каршы алачак. Алда тагын - Көньяк-Көнчыгыш, Түбән Кама һәм Яр Чаллы зоналары.