9 февральдә район Советы утырышы узачак

2024 елның 1 феврале, пәнҗешәмбе

Чүпрәле муниципаль районы Уставының 39 статьясындагы 2 пунктчасы нигезендә Чүпрәле муниципаль районы Башлыгының 2024 елның 31 февралендәге 2 номерлы карары белән дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының утыз бишенче утырышы чакырыла.

Чираттагы утырышның көн тәртибенә түбәндәге сораулар кертелә:

1) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Чуаш Чүпрәлесе авыл җирлегенең Генераль планын раслау турында.

2) Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Түбән Чәке авыл җирлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында.

3) «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында.

4) Төрле.

Район Советы утырышы 2024 елның 9 февралендә 10:00 сәгатьтә Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International