Алар авылдашларының ихтирамын казанган кешеләр.
Бүген, 2024 елның февраль аеның беренче көнендә, Чүпрәле районында ике юбилей билгеләп үтелә.
Югары Каракитә авылында яшәүче Санатуллова Бибихәсән Сираҗетдин кызына-95, Кече Уби авылында яшәүче Тереньева Нина Семеновнага 90 яшь тулды.
Санатуллова Бибихәсән Сираҗетдин кызы Каракитә авылында туып үскән. Гаилә күп балалы була. Гомере буе авылда: фермада, бригадада эшли. 6 бала үстерә. Бүгенге көндә улы Камил белән яши. Кызлары атна саен киләләр, өйләрен җыештыралар, юалар һ. б.
Олы яшьтә булуына карамастан, юбилярның сәламәтлеге яхшы. Ул барысын да хәтерли, өй эшләрен үзе башкара, балаларга да бик рәхмәтле.
Кече Уби авылыннан Нина Семеновна Терентьева да күп балалы гаиләдә үсә. 8 яшеннән башлап ул инде өлкәннәр белән кырда эшли. Ул, урманда агачларны кул белән кисү бик авыр булганлыгын искә төшерә.
“Элек авыл яшьләрен колхоздан төрле эшләргә алалар иде. Мин дә эшләдем. Бик кызганыч, архив сакланмау сәбәпле, бала вакытта күмәк хуҗалыкка куелган хезмәт лаеклы ялга чыкканда исәпкә алынмаган”, -ди ул.
Нина Семеновна бик ачык күңелле һәм позитив кеше. Аның балалары юк, ләкин өй һәрвакыт кунаклар белән тулы. Аны туганнары чолгап ала, алар бүген дә хәтта Санкт-Петербургтан һәм Мәскәүдән килгәннәр.
Нина Семеновна яшәгән урамда яшәүчеләрнең дуслык мөнәсәбәтләре дә игътибарга лаек.
"Без аны бик яратабыз. Ул һәрвакыт ярдәмгә килә, яки берәр нәрсә әзерли дә чәйгә чакыра. Менә шулай яшибез, безнең урам бик дус», - дип сөйли Нина Семеновнаның күршеләре.
Хөрмәтле озын гомерле хатын-кызларны юбилей даталары белән район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм авыл җирлекләре башлыклары Рафик Җамалетдинов һәм Александр Ярухин котладылар.
Кунаклар аларга сәламәтлек, якыннарының һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Юбилярлар исә бу котлауларга бик канәгать калдылар, килүләре өчен рәхмәт белдерделәр, эшләрендә уңышлар теләделәр.