Махсус коммуналь техника ачкычларын Татарстан Республикасы Чүпрәле районы да алды.
Рәис Рөстәм Миңнеханов муниципаль районнар вәкилләренә махсус коммуналь техника ачкычларын тапшырды. Тантана Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында «Казан Экспо» мәйданчыгында узды.
"Ведомствоның йомгаклау коллегиясе алдыннан махсус техниканы тапшыру республикада традициягә әйләнде. 2017 елдан 2021 елга кадәр районнарга 500 берәмлектән артык махсус коммуналь техника тапшырылды», - дип сөйләделәр ТР матбугат хезмәтендә.
Районнарда булган коммуналь техника базасы нык тузган һәм аларны тоту һәм ремонтлау өчен зур акчалар таләп иткән. Бүген муниципалитетлар тагын 45 махсус техника алды - бу автогрейдерлар, минипогрузчиклар, фронталь төягечләр һәм төягеч экскаваторлар.
Рөстәм Миңнеханов районнар һәм юл хезмәтләре предприятиеләре җитәкчеләренә әлеге техниканы нәтиҗәле куллануны сорап мөрәҗәгать итте.
Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан алга таба илебез төбәкләрендә коммуналь челтәрне яңарту бурычы куелды.