Чүпрәле районы халкы СВO сугышчыларына гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Гуманитар ярдәм 2024 елның 22 гыйнварында ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә җибәреләчәк.

Волонтерлар штабы гуманитар ярдәмне, шулай ук безнең сугышчылар өчен исемле посылкаларны кабул итүне дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, волонтер штабы Иске Чүпрәле 1 нче урта мәктәбе янында "Созидание" яшүсмерләр клубында урнашкан.

Гуманитар ярдәм, посылкалар якшәмбегә кадәр - 21 гыйнвар 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителә. Гуманитар ярдәм дүшәмбе көнне, 2024 елның 22 гыйнварында,  ЛХР һәм ДХРда (Херсон планлаштырылмаган) ТР Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендә җибәреләчәк.

Гуманитар ярдәмне төяү 21 гыйнварда төшке аштан соң булачак.

Оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре, социаль учреждениеләр хезмәткәрләре, шулай ук гади халык бу көннәрдә гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Әйберләрне, посылкаларны кабул итү, шулай ук гуманитар ярдәм оештыру "Чүпрәле-Бергә без көч!" Телеграм-каналына куела.

Тулырак мәгълүматны 89272438845, 89279902054, 89270372083 телефоннары аша алырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International