Җыелышларда авыл башлыклары узган елда башкарылган эшләр турында хисап тоталар һәм агымдагы елга планнар куялар.
Бүген, 17 гыйнварда, Чуаш Бизнәсе һәм Олы Аксу авылларында халык белән очрашулар булып узды. Хисап чорында башкарылган эшләр турында Олы Аксу авыл җирлеге башлыгы Степан Унисков чыгыш ясады.
Янгын сүндерү-коткару бүлеге вәкиле Динар Алимов, Чүпрәле районы буенча Эчке эшләр министрлыгының өлкән участок уполномоченные Алик Якупов, ТР Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча полиция участок уполномоченные Игорь Чамин көнүзәк проблемаларны искә төшерде. «Чистополье» холдингы исеменнән вәкил - директор урынбасары Алексей Храмов халык алдында башкарылган эшләр һәм 2024 елга планнар турында шулай ук хисап тотты.
Бүгенге җыеннарда район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин катнашты.
Авыл җирлекләре эшчәнлеге белән танышырга, халык белән очрашуларны оештырырга район предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре дә килгән иде.
Алексей Ярухин җыенда катнашучыларны районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре белән таныштырды, агымдагы елга планлаштырылган бурычлар турында сөйләде.