Авыл җыеннары хакимият вәкилләре һәм авыл халкы арасындагы мөнәсәбәтләрнең ныгуына ярдәм итә.
Бүген, 2024 елның 17 гыйнварында, көннең икенче яртысында, Городище авылында гражданнар җыены узды.
Анда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, әлеге җирлектә яшәүчеләр катнашты.
Гадәттәгечә, көн тәртибенең беренче мәсьәләсе буенча Городище авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев хисап тотты. Ул үз чыгышында җирлекне төзекләндерүгә, авыл халкының тормыш һәм көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән программаларның үтәлеше турында сөйләде. Сер түгел, авыл халкы нигездә яхшы юллар, эчәргә сыйфатлы су һәм башкаларны тели.
Җирлек башлыгы билгеләп үткәнчә, авылда кибетләр, ФАП, мәдәният йорты, мәктәп, балалар бакчасы эшли.