Оештыру комитеты Гаилә елы - 2024 логотибын тәкъдим итте

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Логотипның төсләр чишелеше бала тудыру йортында балаларга тугач ук кидерелә торган исем тамгалары белән чагыштырыла

Логотип һәм фирма стиле АНО "Милли приоритетлар" командасы тарафыннан эшләнгән.

“Тормышны дәвам итү һәм киләчәк  буыннарга тапшыру өчен бергә булырга карар кабул иткәндә, ике ярты йөрәк сурәте  гаилә төзи торган ике язмышны күрсәтә», - дип сөйләде АНО генераль директоры, Гаилә елының оештыру комитеты әгъзасы София Малявина.

Логотипта башлары белән бер-берсенә кагылган ике аккош образы кулланылган. Кошларның муен сызыкларын кабатлаучы сурәтләр йөрәкне формалаштыра.

"Алар еллар аша узган мәхәббәт һәм тугрылыкны символлаштыра", - дип өстәде Малявина

Логотипның төсләр чишелеше бала тудыру йортында балаларга тугач ук кидерелә торган исем тамгалары белән чагыштырыла

Исегезгә төшерәбез, Президент Владимир Путин Россиядә 2024 елны Гаилә елы дип игълан итте. Хөкүмәт тарафыннан  чаралар  планы расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International