Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында халык белән очрашулар - җыеннар башланды

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Җыеннарда җирлекләрнең социаль-икътисадый үсешенә йомгак ясала.

2024 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Чүпрәле районында гражданнар җыеннары башланды.

Җыеннарда халык көнүзәк мәсьәләләр турында фикер алыша һәм алдагы елларга планнар кора.

Яңа Чокалы һәм Яңа Элмәле авылларында хисап чорында башкарылган эшләр турында Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Роберт Дружков доклад ясады.

Иске Чокалыда 2023 елда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында җирлек башлыгы Рәмис Низаметдинов сөйләде.

Чуаш Чүпрәлесе авылында авыл җирлеге башлыгы Виталий Землемеров доклад белән чыкты.

Халык алдында көнүзәк проблемалар хакында полиция уполномоченные һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре чыгыш ясадылар.  "Чистополье" холдингы исеменнән Алексей Храмов халык алдында башкарылган эшләр һәм 2024 елга планнар турында шулай ук хисап тотты.

Җыеннарда район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин катнашты. Авыл җирлекләре эшчәнлеге белән танышырга һәм халык белән очрашуларны оештырырга район предприятие һәм оешмалары җитәкчеләре дә килгән иде.

Алексей Ярухин җыендагыларны  районның социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре,  агымдагы елга планлаштырылган бурычлар  белән таныштырды.. Бүгенге көн вакыйгалары һәм махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр турында сөйләде. 22 гыйнвардан Чүпрәле районыннан Марат Гафаров җитәкчелегендә гуманитар сәфәр планлаштырылачагын искә төшерде.

Очрашу азагында авыл җирлекләре башлыклары һәрвакыт ярдәмгә килүче авылдашларына, иганәчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Аларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International