Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров Владислав Ранцев белән «Кече Ватан - Россия көче» форумында катнашты

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

Форум Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән уздырыла.

Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров Борындык авыл җирлеге башлыгы Владислав Ранцев белән бергә Татарстан Республикасы делегациясе составында Мәскәүдә «Кече Ватан - Россия көче» бөтенроссия муниципаль форумында катнашты.

Масштаблы чара бер урында илнең 89 төбәгеннән муниципаль берәмлекләрнең 7 меңнән артык вәкилен җыйды.

2024 елның 16 гыйнварында,  форум кысаларында,  РФ Президенты Владимир Владимирович Путин белән очрашу оештырылды, анда Президент күрсәтмәсе нигезендә гамәлгә куелган «Хезмәт» Бөтенроссия муниципаль премиясе тапшырылды. Ул җирлектәге әһәмиятле мәсьәләләрне хәл итүгә һәм җирле үзидарәне үстерүгә аерым өлеш керткән кешеләргә бирелә.

Форумны оештыручы булып, җирле үзидарәне үстерүнең Бөтенроссия ассоциациясе тора, ә ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International