Бүләкләрне киңәшмә вакытында тапшырдылар.
Хәрби хезмәт үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Марсель Марат улы Садеев (Дуван авылы) һәм Василий Александрович Сундеров (Зур Аксу авылы) Россия Федерацисе Оборона министры боерыгы нигезендә II дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медале белән бүләкләнде.
Бүләкләрне район Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һәм Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссары Радик Төхфәтуллин тапшырдылар.
- Илебезнең иминлеген һәм бәйсезлеген саклаучы якташларыбыз белән горурланабыз. Хәрби бурычны тиешенчә үтәгәнегез өчен рәхмәт! - диде хәрби комиссар Радик Төхфәтуллин.