Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советының 2016 елның 17 июнендәге 9/2 номерлы «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины турында» карары нигезендә «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында тәкъдимнәр җыю игълан ителә.
«Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында тәкъдимнәр кертү хокукы дәүләт хакимияте һәм идарә органнарына, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына, Чүпрәле муниципаль районының җирле үзидарә органнарына, предприятие, учреждение, оешмаларның хезмәт коллективларына, шулай ук район халкының инициативалы төркемнәренә бирелә.
«Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турындагы мәсьәләне карау өчен түбәндәге документлар бирелә:
- «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины» исемен бирү турында тәкъдим;
- кандидатның биографик мәгълүматлары;
- кандидатның казанышларын тасвирлап, җитештерү, фәнни һәм башка хезмәт эшчәнлегенә характеристика;
- үтенечнамә бирү турында карар кабул иткән хезмәт коллективы җыелышының, яисә иҗтимагый берләшмәнең коллегиаль органы утырышының беркетмәсеннән өземтә;
- кандидатның фотосы;
- Россия Федерациясе законнары белән тыелмаган теләсә нинди өстәмә мәгълүмат (шул исәптән запрос буенча).
Барлык документлар да тиешле җитәкчеләр тарафыннан имзаланырга һәм мөһерләр белән таныкланырга тиеш.
Тәкъдимнәр җыю вакыты 2024 елның 15 гыйнварыннан 24 гыйнварына кадәр.
Тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урамы, 13 йорт, 106 кабинет, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Советы аппаратының оештыру бүлеге, эш телефоны 8(84375) 2-21-75.