Чүпрәле районы киләчәктә үсеш өчен яхшы потенциалга ия

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Районы Советының XXVI сессиясендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков шулай диде.

2023 елның 27 февралендә, Чүпрәле район Советының XXVI отчет сессиясе узды, анда 2022 елга нәтиҗәләр ясалды һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ринат Гайзатуллин һәм Шакир Ягудин, Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә дәүләт милке белән идарә итү федераль агентлыгының төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов, якташыбыз, “Тус” җәмгыятенең генераль директоры Николай Угаслов  катнашты.

Чара Мәңгелек ут янында чәчәкләр салудан башланды. Аннан кунаклар район мәдәният йорты фойесында предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр, кооперативлар тарафыннан әзерләнгән җирле продукция күргәзмәсен кызыксынып карадылар, үзмәшгуль гражданнар, китапханәләр, туган якны өйрәнү музее һ. б. эшчәнлеге белән таныштылар.

Утырышны ачып, Марат Гафаров районның 2022 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2023 елга планнары турында сөйләде. Ул Татарстан Республикасы Рәисенә һәм Хөкүмәтенә район тормышындагы мөһим мәсьәләләрне хәл итүдә теләктәшлек күрсәткәннәре өчен олы рәхмәтен белдерде.

Марат Гафаров билгеләп үткәнчә, узган елда икътисадый өлкәдәге кыенлыкларга карамастан, ел нәтиҗәләре буенча тулай территориаль продукт 7,6 млрд.сум белән бәяләнә(2021 елда -7,2 млрд. сум). Районга 1,6 млрд. сум күләмендә инвестиция җәлеп ителгән, 2021 елга карата үсеш 126% тәшкил итә. Инвестицияләрнең яртысыннан артыгы районның аграр секторына яңа инвестор «Чистополье» холдинг компаниясе тарафыннан  («Чүпрәле Рассвет Агро» һәм «Молко-Чүпрәле» җәмгыятьләре)  җәлеп ителгән.

Авыл хуҗалыгы–район икътисадының төп тармагы булып санала. Шуңа да район башлыгы әлеге юнәлештә башкарылган эшләргә җентекләбрәк анализ ясады.

– Узган ел игенчеләр өчен унышлы булды. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре тарафыннан 107,2 мең тонна ашлык җыеп алынды (узган елдан 165% күбрәк), һәр гектардан уңыш - 36,7 центнерны тәшкил итте (узган елдан 228% күбрәк). Ашлык җитештерү буенча алдынгылар – иң зур уңыш «Цильна» җәмгыятендә – һәр гектардан 66,7 центнер, «Дрожжаное Рассвет Агро» хуҗалыгы - 39,4 цн/га, «АгроТрансПорт» җәмгыятендә һәр гектардан чыккан уңыш 36,7 центнерны тәшкил итте, крестьян-фермер хуҗалыклары арасында исә иң югары уңыш «Бикчуров Р.А.»та - гектарына уртача 44,0 цн.      Шикәр чөгендереннән яхшы уңыш җыеп алынды - 118 мең тонна, гектардан якынча 331 центнерны тәшкил итте.     Терлекләрне кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнде, бу - 26,8 мең тонна азык берәмлеге, бу бер башка 34,7 центнер тәшкил итте.

Авыл хуҗалыгы өлкәсенә район халыкның 30 проценттан артыгы җәлеп ителгән. Республика рейтингында авыл хуҗалыгы юнәлеше буенча район 23 нче урынны били. Үткән ел 3,2 млрд.сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән (2021 елга карата 147% үсеш).  Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре елны  8 процентка якын рентабельлек белән төгәлләделәр.  Тармакта уртача хезмәт хакы-34 703 сумны тәшкил итә (аерым хуҗалыкларда: «Цильна» җәмгыяте– 49 204 сум, “Агротранспорт" –55 509 сум),-диде Марат Ринат улы.– Район хуҗалыкларында 2023 ел уңышы өчен ныклы нигез салынды, 8 мең тонна бөртекле сабан культуралары орлыгы чәчелде. Элиталы орлыклар күләме 45% тәшкил итә. 2023 ел уңышы өчен 12,2 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән, 10,3 мең га мәйданны биләгән уҗымнарның торышы яхшы дип бәяләнә.

Марат Ринат улы узган ел терлекчелек өчен шактый катлаулы ел булуын билгеләп үтте. 2022 ел ахырына мөгезле эре терлекләр саны 7661 баш тәшкил иткән. Яңа инвесторга зур өметләр баглап, район башлыгы бүгенге көндә «Чистополье» холдинг компаниясе тарафыннан дүрт бүлектәге яңа ферма биналары реконструкцияләнә башлануын, агымдагы елдан районда терлек азыгы үзәге эшли башлавын ассызыклады. Баланслы азык белән тәэмин итү бәрабәренә, савым сыерларының тәүлеклек продуктлылыгы 6 кг арткан. Бүген хуҗалыкта тулаем сөт савымы тәүлегенә 21 тонна тәшкил итә. 2023 елга 1200 баш сыерга исәпләнгән сөт комплексын төзү, нәселле таналар сатып алу планлаштырыла.

Район башлыгы, үткән ел районда 20,5 мең тонна сөт җитештерелүен әйтеп, шуның яртысы “Цильна” җәмгыятенә туры килүен билгеләде.

Райондагы 75 КФХ, 1230 баш мөгезле эре терлек исәпләнгән, шуның 424е – савым сыеры булган фермер хуҗалыклары,  шулай ук төрле юнәлештәге 4 кооперативның эшчәнлегенә дә тукталды район җитәкчесе.  

Кече бизнесны үстерү киләчәктә дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып калачак,-диде ул. Бүген районда шәхси эшмәкәрләр брусчатка, экологик калдыкларны эшкәртү, тимер-бетон эшләнмәләре җитештерү белән шөгыльләнәләр, сәүдә объектларына реконструкция ясыйлар, яңаларын төзиләр. Берничә сәүдә үзәге  үз эшчәнлеген ачып җибәрде, агымдагы елда да ачылырга торучылары бар, хәтта чикләвек плантациясе булдыру да көтелә һ.б.

Район башлыгы Марат Гафаров райондагы иң кискен проблемалардан–кадрлар җитмәүне атады. Бүгенге көндә районда төрле юнәлешләр буенча 70 вакансия ачык.  Авыл хуҗалыгы өлкәсенә слесарьлар, шоферлар,  ветеринария табиблары, зоотехниклар  кирәк. Шулай ук инженер-технологларга ихтыяҗ бар.

Докладта төзелеш, үзарасалым, халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү буенча эшләнгән эшләр дә саналды. Марат Гафаров мәгариф, сәламәтлек, мәдәният, спорт өлкәсендәге җитәкчеләр алдына яңа бурычлар куйды. Бүген ЛНР һәм ДНР территорияләрендә барган вакыйгаларга тукталды. "Бүген Президентыбыз Владимир Путин игълан иткән өлешчә мобилизацияләү кысаларында Россия Кораллы Көчләре сафында районыбызның 108 ир-егете халкыбызны неонацистлардан саклый. Райондашлар белән бердәм булып солдатларыбыз өчен кирәк-ярак җыю тәэмин ителгән, аларның гаиләләренә  ярдәм күрсәтелә. Һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү максатыннан, мемориаль такталар һәм һәйкәлләр ачылды».

2023 елга яңа инвестицияләр җәлеп итүне, эш урыннары булдыруны, яшь белгечләр җәлеп итүне, эшмәкәрлекне, авыл хуҗалыгының кече формаларын үстерүне,  район халкының тормыш сыйфатын яхшыртуны–төп бурычлар, дип атады район башлыгы Марат Гафаров.

 Сессиядә шулай ук Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы Петр Артемьев һәм Марс урта мәктәбе директоры Гөлназ Шәрәфетдинова чыгышлары тыңланды.

РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов махсус хәрби операция белән бәйле бүгенге вәзгыятьнең яңа карарлар кабул итүгә этәрүен әйтте. Бүген мобилизация кысаларында хәрби бурычларын үтәүче ир- егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән күп кенә федераль законнар кабул ителүе хакында сөйләде.

–Шулай ук, безнең бүгенге төп бурычыбыз–икътисадның тотрыклылыгын саклап калу. Күп кенә санкцияләр кертелүгә карамастан, бер генә федераль программа да, ә алар 50дән артык,  алга таба эшләячәк. Яңа программалар барлыкка килде. Аерым алганда, бу мәгариф, мәдәният өлкәсендәге программалар: яңа объектлар төзү һәм ремонтлауга, балалар, яшьләр проектларын булдыруга юнәлдерелгән. Моннан тыш, без – күпмилләтле ил, Россия халыклары Ассамблеясе булдырылды, дәүләтнең өстенлекле бурычы булып, халыкларның телен, мәдәниятен саклау тора,-диде ул.

Илдар Гыйльметдинов демография, территорияләрне комплекслы үстерүгә,  яшь кадрларга ярдәм итүгә игътибарны арттырырга кирәклеген ассызыклады.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше йомгаклары белән таныштырды, агымдагы елга төп бурычларны билгеләде. "Чүпрәле районы үз бурычларын шактый уңышлы хәл итә, әмма иң зур икътисади күрсәткечләргә ирешү өчен резервлар тагын да бар», - диде Наил Залаков.

– Авырлыклар да җитәрлек, алда эшләр дә күп. Районда «Цильна», «Агротранспорт» җәмгыятьләре, «Бикчуров» хуҗалыгы җитди үсеш алган. Яңа инвестор килүе дә куанычлы. Чүпрәленең  авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче легендар җитәкчеләрегез  бар, җирегез уңдырышлы. Курыкмыйча, алга  атларга, яңа технологияләр өйрәнергә кирәк. Агымдагы ел Чүпрәле районы өчен уңышлы, республика рейтингында үсеш елы булсын. Чүпрәле районы киләчәктә үсеш өчен яхшы потенциалга ия,-дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары.  Ул шулай ук, чүпрәлеләрне федераль һәм республика программаларында актив катнашырга чакырды.

Чара ахырында тантаналы бүләкләү булды.

Республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Цильна» җәмгыяте баш икътисадчысы  Тәлгать Солтан улы Бухаров «Фидакарь хезмәт өчен» медале,

Татарстан Республикасының социаль-икътисади потенциалын ныгытуга зур өлеш керткәне һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен  хезмәт ветераны Камил Корбангали улы Бикмухамедов “Татарстан АССР төзелүгә 100 ел " медале белән бүләкләнде.

 Республикада физик культура һәм спортны үстерүгә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен “Спорт мәктәбе” тренеры Фәрит Исламетдин улы Ахметовка “Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре” дигән  мактаулы исем,

 Республиканың төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлеше һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Строй Град» җәмгыяте директоры урынбасары Татаркин Валерий Николаевичка «Татарстан Республикасының Атказанган төзүчесе» мактаулы исем,     

Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Убеев урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Людмила Петровна Сердцевага  «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.

Хәйрия эшчәнлегенә уңай иҗтимагый фикер формалаштыру, мөһим республика социаль программаларын хәл итүдә актив катнашканнары өчен «Ел хәйриячесе» республика конкурсында җиңүче Дипломы  «Цильна»  җәмгыяте директоры  Барис Аппау улы Гафуровка,  Чуваш Республикасы Дәүләт Советы депутаты, «ТУС» җәмгыятенең генераль директоры Угаслов Николай Федоровичка, КФХ җитәкчесе  Равил Ади улы Бикчуровка тапшырылды.

Озак еллар намуслы хезмәте һәм мәгариф өлкәсендәге зур казанышлары өчен Яңа Элмәле урта  мәктәбенең  иминлек нигезләре  укытучысы Петр Иванович Рәфыйков Россия Федерациясе Мәгариф Министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың торак-коммуналь хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш керткәне өчен «Прогресс» МУП директоры Евгений Николаевич Иванцов ка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте белдерелде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән Шланга авыл китапханәсе мөдире Фәридә Хәлиулла кызы Сәгъдиева бүләкләнде.

.Республика җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү, җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре  өчен «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау грамоталары  район Башкарма комитеты җитәкчесе  Данис Абдулхарис улы Сатдиновка,  Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы  Гомәр Шәфыйк улы Халитовка, Алешкин-Саплык авыл җирлеге башлыгы  Петр Николаевич Артемьевка тапшырылды.

Чүпрәле муниципаль районының Мактаулы гражданины» исеменә җирле үзидарә хезмәт ветераннары Иршат Заир улы Закиров,  Сергей Ананьевич Салифанов ия булдылар.

Чүпрәле муниципаль районының социаль-икътисади үсешенә керткән өлешләре өчен 90 ел тулу уңаеннан истәлекле медале  мәгариф тармагы ветераннары Наил Летфулла улы Исхаков, Раиса Михайловна Шихранова,  мәдәният тармагы ветраны Тәлгать Таһир улы Заббаров, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары  Фиркать Мостафа улы Яруллин,  Николай Александрович  Карсаков тапшырылды.

Чүпрәле муниципаль районының  социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Контроль – хисап палатасы рәисе Рәзидә Насыйх кызы Гафуровага, Чүпрәле районында җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Яңа Борындык авыл җирлеге башлыгы Владислав Геннадьевич Ранцевка, Кеше һәм гражданнар хокукларын һәм ирекләрен яклауга зур өлеш керткән өчен Чүпрәле  районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы Зөлфия Рифкать кызы Яфизовага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Рәхмәтләре белдерелде.

Чүпрәле муниципаль районы үсешенә зур өлеш керткәне өчен «Фламинго» җәмгыяте директоры Альфред Альберт улы Низамовка, җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен Түбән Чәке авыл җирлеге башлыгы Олег Борисович Албутовка  Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International