Бүген,2022 елның 19 декабрендә, Чүпрәле районының Яңа Чокалы авылында махсус хәрби операциядә һәлак булган Фәнил Вәлиуллин белән хушлашу тантанасы булды.
Ир-атны соңгы юлга туганнары, якыннары һәм дуслары, район җитәкчеләре, авыл халкы озатырга килде.
— Ул үз иленең һәм халкының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен үз гомерен бирде. Без моны һәрвакыт истә тотачакбыз, -диделәр район башлыгы Марат Гафаров һәм дәүләт милке белән идарә итү федераль агентлыгының Татарстан Республикасында һәм Ульяновск өлкәсендә төбәкара территориаль идарәсе җитәкчесе Альберт Хәйретдинов.
Чыгыш ясаучылар Фәнилнең һәрвакыт киң күңелле, ярдәмчел булуын билгеләп үттеләр .