Элек-электән авыл халкы бердәмлеге, бәйрәмнәрне күңелле итеп оештыра белүе белән аерылып торган
Районда милли бәйрәмнәребез-Сабантуйлар, Акатуйлар гөрләп узганнан соң, Авыл көннәре үткәрү гадәте яши. Түбән Чәке авылы халкы әлеге бәйрәмне беренчеләрдән булып үткәрә. Аның исемен дә “Туган як” көне дип исемлиләр алар.
Түбән Чәке авылы үзенең гадәти булмаган табигате белән күпләрне җәлеп итә. Тирә-ягында әйләндереп алган урман-кырлар аерым бер гүзәллек өстәп, авыл уртасында урнашкан гыйбадәтханә аның “йөрәге” сыман тоела.
Түбән Чәкедә авыл бәйрәмен үткәрү дә 2014 елдан төп иганәче Олег атакайның башлангычы, теләктәшләге белән гамәлгә ашырыла.
Бәйрәм белән котларга килгән район Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов авыл халкына изге теләкләрен юллады.
–Туган авыл көне- иң кадерле, олуг бәйрәм. Ул һәркемгә беренче тапкыр тәпи киткән, “әни” сүзен әйткән һәм башка күңелдә сакланган иң якын гомер мизгелләрен хәтердә яңарта, аларны истә тотарга тиешлеген искәртә. Безгә гореф-гадәтләребезне, йолаларны, телебезне саклап калу, боларның барысын да киләчәк буынга тапшыру мөһим, - диде Башкарма комиеты җитәкчесе.
Чарада бәйрәмне үткәрү инициативасы белән чыккан Олег атакайга, ярдәм итүчеләргә рәхмәтләр әйтелде. Иң олы хөрмәтләрне берсе, әлбәттә, бүгенге көндә илебез сагында торган якташ хәрбиләребезгә, аларның якыннарына әйтелде.
–Бүгенге бәйрәм тыныч күк йөзе өчен көрәшкән райондашларыбыздан башка мөмкин дә булмас иде,-дип белдерде Рөстәм Мөхәммәтҗанов.
Авыл җирлеге башлыгы Артем Солдатов белән берлектә быелгы бәйрәмгә матди ярдәм күрсәтүчеләр Мактау грамоталары белән бүләкләде.
Гаҗәеп гүзәллеге белән үзенә җәлеп иткән табигатеннән тыш, бу авылның төп бизәге булып, билгеле аның талантлы, уңган кешеләре тора. Чараның мәдәни өлешен әзерләгән ансамбльләр, музыка коллективлары бәйрәмгә аерым бер күркәмлелек өстәде. Шулай ук Чабаксар шәһәреннән дә эстрада артистлары: чуваш телендә бик күп җырлар башкардылар.
Бәйрәм төрле спорт уеннары белән дәвам итте. Барлык җиңүчеләр һәм призерлар кыйммәтле бүләкләр алдылар. Бәйрәмнең төп мизгеле-көрәштә ... абсолют җиңүче булды һәм тәкә белән бүләкләнде.
Владимир Токмаков, китапханәче, “Хелхем” халык ансамбле вәкиле:
–Безне дуслык берләштерә. Бәйрәмнәрне гөрләтеп үткәрәбез, татар-мишәр күршеләребез белән тату яшибез, Ходайга шөкер!
Түбән Чәке авылының барлыкка килүе 1647 елдан мәгълүм (башка версия буенча – 1666 елдан). XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре (лашманнар) катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук сезонлы авыл хуҗалыгы эшләрендә, шахта, фабрикаларга китеп китеп эшләү тарала.
XX йөз башында авылда 3 мәчет, мәдрәсә, тегермән эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 1453,8 дисәтинә тәшкил итә.
1920 елга кадәр Сембер губернасының Буа өязе Городище волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Буа кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чүпрәле, 1963 елның 1 февраленнән – Буа, 1966 елның 30 декабреннән Чүпрәле районында.
1930 елда “Горняк” колхозы оештырыла (беренче рәисе – Н.Мөдәррисов). 1933 елда – Разумов исемендәге колхоз, 1950 елда Фрунзе исемендәге колхоз (Түбән Чәке авылы) итеп үзгәртелә. 1994 елдан – Фрунзе исемендәге күмәк предприятие, 1995 елдан – “Марс” крәстиян хуҗалыклары ассоциациясе, 2007 елдан – “Фрунзе” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.
2012 елдан – авылда “АгроТрансПорт” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте җитештерү базасы (бөртекле культуралар, көнбагыш, җиләк-җимеш культуралары җитештерү), 2013 елдан “Цеолиты Поволжья” ачык акционерлык җәмгыяте (җитештерү көченә ваклау-сортларга аеру комплексы, киптерү һәм яндыру линиясе, порошокларны механик, һава һәм ультратавыш белән классификацияләү, үлчәп төрү һәм төргәкләү керә) урнаша.
1936 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык, 1961 елда – сигезьеллык, 1967 елда – урта мәктәп итеп үзгәртелә.
1992 елда яңа бина төзелә һәм төбәк тарихын өйрәнү музее булдырыла (мәктәп тарихына һәм авыл тарихына, мәдәниятенә, көнкүрешенә багышланган 1113 экспонат бар, шул исәптән авыл тирәсендә табылган мамонтның казык тешләре).
2011 елда мәктәп бинасына күренекле татар җәмәгать һәм дин эшлеклесе, тарихчы Һ.Атласи хөрмәтенә мемориаль такта куела. 2025 елда мәдәният йортына ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТССРның халык артисты Рафаэль Ильясов исеме бирелә.
Күренекле кешеләре:
М.К.Әбелханов (1931 елда туган) – монтажчылар бригадиры, Хезмәт Даны, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары кавалеры;
Һ.М.Атласи (1876–1938) – тарихчы, педагог, дин һәм җәмәгать эшлеклесе, II Дәүләт Думасы депутаты;
Р.З.Ильясов (1939 елда туган) – җырчы (тенор), музыка эшлеклесе, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТССРның халык артисты;
И.Х.Мөдәррисов (1937 елда туган) – галим-математик, физика-математика фәннәре кандидаты, профессор, ТРның атказанган мәктәп укытучысы, РФнең югары профессиональ белем бирү мактаулы хезмәткәре;
А.Н.Хәйретдинов (1924–2017) – виолончелист, музыка белгече, педагог, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, сәнгать белгечлеге кандидаты, профессор, Казан консерваториясенең мактаулы профессоры, Бөек Ватан сугышында катнаша, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орденнары кавалеры.