5 ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү кысаларында һәм ТР Конституциясе көне алдыннан, 14 яше тулган яшүсмерләргә паспортлар тапшыру тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Конституциясе көненә һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чара «Созидание» яшьләр (яшүсмерләр) клубы базасында узды. Шәхесне раслаучы төп документны алу факты үзе дулкынландыргыч һәм һәрберебез тормышында әһәмиятле вакыйга. Шуңа күрә 14 яшькә җиткән 4 укучының да борчылулары гаҗәп тә түгел.
Бу көнне Россия Федерациясе гражданины Денис Денисов, Камилла Кәримова, Дмитрий Моисеев һәм Раилә Сәитова паспорт алды. Паспорт белән бергә аларга бүләкләр дә тапшырылды.
Район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, район прокуроры Илдар Маликов, Россия Эчке эшләр министрлыгының Чүпрәле районы буенча бүлеге җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары Рамил Шәйхәттаров яшь гражданнарны әлеге истәлекле вакыйга белән котладылар һәм изге теләкләрен җиткерделәр.