5 ноябрьдә Чүпрәле районының Хорновар-Шигали һәм Коршангы Шигали авылларында Украинада, махсус хәрби операциядә һәлак булганнар истәлегенә монумент ачылды. Коршангы-Шигалида монумент белән берлектә “Барлык сугышларның каһарманнары истәлегенә” булдырылган аллея белән дә таныштырдылар.
Хорновар һәм Коршангы Шигали авылларының кешеләре бердәмлекләре, кыюлыклары белән хөрмәт уята. Ил өчен җиңел булмаган бер вакыт – Украинада хәрби операция барганда шушы ике авыл үзенең дүрт батыр улын җирләгән иде. Алар: Илья Александрович Денисов, Олег Владимирович Ильбеев, Александр Владимирович Большаков, Иван Вячеславович Павлов. Коршангы-Шигали исә Әфган җирләрендә дә бер улын – Петр Иванович Маркеловны югалткан.
Егетләрнең истәлеген мәңгеләштерү инициативасы белән дә шушы авыл кешеләре, яшьләре чыккан. Алар башлап монументның эскизларын, проектын эшләгәннәр, аннан соң аның төзелешенең матди ягын кайгыртырга, ягъни акча җыю эшенә керешкәннәр.
- Илья белән Олег - бергә уйнап үскән малайлар. Бүген алар арабызда булмасалар да, якты образлары безнең йөрәкләрдә. Авылның бөтен кешесе өчен бу шулай. Без, авыл яшьләре, аларның мәңге шулай яшь, шаян калуларын теләдек. Рәсемнәрен мәрмәр такталарга төшерттек. Хәзер алар безгә авыл уртасында елмаеп карап торалар, - дип сөйли монументны булдыруда башлап йөрүче Алексей Денисов.
Монумент исә мәгънәви яктан да, матурлыгы буенча да уникаль килеп чыккан. Егетләрнең һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итүләрен искәртеп монумент әлеге гаскәрнең “Никто кроме нас” дигән шигырен дә, күк йөзеннән төшеп бара торган парашютны, зәңгәр киңлекләргә омтылган самолетларны да берләштергән. Шулар астында батырларның рәсемнәре һәм кыскача биографияләре тора.
Митинг барышында да, мәктәп балалары шигырьләр укыганда да, егетләрнең рәсемнәре астына чәчәкләр салганда да еламаган кеше калмагандыр.
Шундый уллар үстергән ата-анага һәр кеше - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Җәлаловтан алып гади авылдашларына кадәр, рәхмәт әйттеләр. Әти-әниләр дә, күз яшьләрен йота-йота улларын болай олылаучылар бар вакытта алар батырлыгы онытылмаячагына ышаныч белдерделәр.
Безнең улларыбыз юкка гына башларын салмады. Бабалары немец илбасарларына каршы сугышкан булсалар, алар да Ватан өчен дип националистларга каршы көрәштә җаннарын корбан итте. Ышанам, бу корбаннар бер дә юкка түгелдер. Җиңү безнең якта булачак!- диде һәлак булган Олег Ильбеевның әтисе Владимир Валентинович.
Монумент ачу тантанасына күрше Чувашия республикасыннан кунаклар, егетләр хезмәт иткән, Ульяновск шәһәрендә урнашкан хәрби частьтән солдатлар, контрактчылар килгән иде. Сүз алып сөйләүчеләр дә күп булды. Аларның барысы да авыл егетләренең батырлыгы алдында баш июләре турында әйттеләр, илдә тынычлыкның тизрәк урнашуын теләделәр. Сүз алып сөйләүчеләр арасында Шомыршы районыннан килгән Николай Гордеев та бар иде. Ул 55 яшьтә булуына карамастан, үз теләге белән контрактчы булып язылган. Бүгенге көндә Ульяновскида хәрби хезмәт үтә.
- Ил чакырганда үзен ир-егет итеп тойган кеше берничек тә читтә кала алмый, - диде ул. – Мин Чечен республикасындагы бәрелешләрне узган кеше. Менә тагын үземнән күпкә яшьләр белән берлектә кулыма корал алдым. Алар белән бер сафта хәрби өйрәнүләр узам. Әйе, җиңел түгел. Ә бүген кемгә җиңел соң?! Херсон, Запорожҗе, Луганск, Донецк өлкәләрендә яшәүчеләргә җиңелме?! Бергә һәм бердәм булып “укрофашистлар”ны юк итәргә кирәк, шунсыз беркемгә дә тынычлык булмаячак, - дип сөйләде Николай Гордеев.
Коршангы-Шигали авылында исә монументны булдыруда башлап йөрүче – Владимир Николаевич Алексеев. Ул шушы авылда туып-үскән. Бүгенге көндә Чувашия Республикасында яши. “Бөтен сугышлар каһарманнары истәлегенә” куаклар утырту фикере белән дә Чувашиядәге урман хуҗалыгына ул мөрәҗәгать иткән. “Бу бит изге эш”, дип урманчылыкта фикеремне күтәреп алдылар. Шуның нәтиҗәсе буларак авыл уртасына 115 төп каен һәм 24 төп чыршы утыртылды, матур булып үссеннәр генә”, - ди ул.
Владимирның ике улын да Ватан сакчылары дип була. Берсе полициядә хезмәт итсә, икенчесе Максим Ульяндагы 31нче бригада составында Гостомельләрне үтеп кайткан. Иван Павлов белән дә шунда соңгы тапкыр очрашула турында сөйләде ул.
Безнең янга автомобилендә әллә ничә чакрымнар үтеп килгән иде Ваня. Икенче тапкырында аның янына үзебез бардык. Сөйләшеп туймадык, безне кунарга калырга өндәде, җибәрәсе килмәде. Ә берничә көннән аның һәлак булу турында белдек. Кыю, батыр йөрәкле кеше иде Иван Павлов, - ди Максим Алексеев. Тантанага кайткан зәңгәр беретлы хәрбиләр дә аның взводындагы егетләр булып чыкты. Алар Бөек Ватан сугышында һәлак булган шигалилылар монументына һәм Украинада, Әфганстанда һәлак булганнар истәлеген мәңгеләштергән монументка да веноклар куйдылар. Тантанада катнашканнар белән берлектә Шигалиның батыр улларын бер минутлык тынлык белән искә алдылар.