3 ноябрьдә Чүпрәле районында «Зур этнографик диктант» халыкара акциясе узды.
Этнографик диктант язуның максаты - илебездә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибар җәлеп итү.
Быел район үзәгендә этнографик диктант язу өчен дүрт мәйданчык сайланды: район мәдәният йортында, "Созидание" яшьләр (яшүсмерләр) клубында һәм Балалар иҗаты йорты ике мәйданчык.
45 минут эчендә катнашучыларга 30 тест биремен үтәргә туры килде, шулардан 20 сорау - гомумфедераль һәм алар барлык катнашучылар өчен бердәм, ә 10 мәсьәлә региональ, ягъни Россия Федерациясенең һәр субъекты өчен уникаль иде. Барлык биремнәрне үтәү өчен җыеп була торган балларның гомуми суммасы 100 балл.
Зур этнографик диктант тәмамланганнан соң барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.