Чүпрәледән мобилизацияләнгәннең гаиләсенә «Бердәм Россия»дән бүләк тапшырылды

2022 елның 5 ноябре, шимбә

   “Бердәм Россия” партиясе 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыклар бердәмлеге көне кысаларында "Россия - бердәм гаилә!" акциясе игълан итте. 

   Чара бөтен ил буенча мобилизацияләнгән ир-атларның гаиләләренә бүләкләр тапшыруны күздә тота. Бүләкләрне төбәкләрдәге партия активистлары бер-берсе белән алмаша. Әйтик, Татарстаннан мобилизацияләнүчеләр өчен бүләкләр Ярославльнең төбәк бүлеге активистлары, депутатлар, предприятиеләре тарафыннан әзерләнгән.

   Бүләкләрдә Ярославль өлкәсендә җитештерелә торган җирле продукция тупланган. Моннан тыш, җыелмаларда  Ярославль өлкәсенең истәлекле урыннары төшерелгән открыткаларда изге теләкләр язылган.

   Бүген шундый бүләк Чүпрәле районы Матак авылыннан мобилизацияләнгән Сергей Шумиловның гаиләсенә  тапшырылды.

   Сергей Шумилов Чүпрәле районыннан беренчеләрдән булып мобилизацияләнә. Авыл җирлеге башлыгы Владимир Шумилов сүзләренә караганда, Сергей беренче чакыру буенча кайтып җиткән. "Илдә, шул исәптән бездә дә, мобилизация чаралары башлануга, Сергей һәрчак элемтәдә булды. Ул һәрвакыт Ватанны якларга барырга әзерлеген әйтеп торды”, - диде.– Повестка килгәч тә, ул шунда ук, Мәскәүдән кайтып җитте. Тулаем алганда, Матак авылыннан өлешчә мобилизация кысаларында 11 кеше хезмәт итәргә китте.

   Сергей Шумилов Матак авылында туып-үскән. Мәктәптә ул бик актив була һәм спорт белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша, җиңүләр яулый, бүләкләнгән грамоталары да шактый аның.

    Мәктәпне  тәмамлаганнан соң, ул  райондагы тармак технологияләре техникумында белгечлек ала.  Аннары РФ Кораллы көчләрендә махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә хезмәт итә.

   Хезмәтен үтәп, туган авылына кайткач, сөеклесе Олеся белән гаилә кора. Сергей һәм Олеся –сыйныфташлар. Яшь гаиләдә  өч бала дөньяга килә. Олылары быел 1 нче сыйныфка укырга кергән, ә кечеләре балалар бакчасына йөри.

   Сергей Мәскәүдә вахта ысулы белән хезмәт куя. Өлешчә мобилизация кысаларында ул Казанда хәрби әзерлек уза, күптән түгел генә хәрби өйрәнүләрне ныгытыр өчен озатылды.

   Исегезгә төшерәбез, Россия Оборона министрлыгы карары нигезендә, өлешчә мобилизация кысаларында 16 яшь тулмаган өч баласы булган ир-атлар гаиләләренә кире кайтарылды. Чүпрәле районыннан шундый 3 кеше мобилизацияләнгән иде. Аларның икесе кире кайтты, ә менә Сергей Шумилов үз теләге белән хезмәтен дәвам итәргә теләк белдерә. Тормыш иптәшенең әлеге карарын хатыны Олеся аңлап һәм хөрмәт белән кабул итә. «Без аның белән горурланабыз. Бүгенге взгыять кысаларында ул чын ир-ат буларак, Ватаныбызны, үз гаиләсен сакларга һәм якларга китте. Барысы да яхшы булыр, дип өметләнәбез һәм аның исән-сау кайтуын көтәбез»,-ди Олеся.

   «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре урынбасары Алексей Ярухин билгеләп үткәнчә, илдә, төбәкләрдә һәм урыннарда хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен мөмкин булганнарның  барысы да эшләнә.  "Партия тарафыннан Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан әзерләнгән әлеге бүләкләр тагын бер тапкыр безнең бердәм булуыбыз турында сөйли. Бүген Ватан сагына баскан һәр хәрби – чын Герой", - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International