Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме, уздырылган индексацияләрне исәпкә алып, 19 мең сумнан артып киткән. Бу хакта республиканың Министрлар Кабинетында узган брифингта Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.
«Быел берничә индексация үткәрелде. 2022 елның гыйнварыннан якынча 900 мең эшләмәүче пенсионерның иминият пенсияләре 5,9 процентка арткан, аннары өстәмә рәвештә 8,6 процентка кадәр индексацияләнгән. Бу күрсәткеч 2021 елда бәяләр арту индексыннан югарырак. Июнь аеннан барлык пенсия төрләре дә өстәмә рәвештә 10 процентка арттырылды. Нәтиҗәдә, Татарстанда картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 19 мең сумнан артып китте», – дип билгеләп үтте төбәкнең Пенсия фонды җитәкчесе.
Моннан тыш, социаль пенсияләр дә апрельдән 8,6 процентка, июньнән 10 процентка арттырылды. Август аенда, эш бирүчеләр күчерә торган иминият взносларын исәпкә алып, якынча 270 мең эшләүче пенсионерның пенсияләренә төзәтмәләр кертелгән.
Бүгенге көндә Татарстанда 1,1 миллион пенсия алучы исәпләнә, шуларның 80 проценттан артыгы – гомуми билгеләнгән пенсия яшенә җиткән өлкәннәр. Ел башыннан бирле республика гражданнары өчен пенсия түләүләренә 156 миллиард сум акча юнәлдерелгән.
Бүген Татарстан Республикасында 80 еллык юбилеен билгеләп үткән 137 126 кеше яши. 80 яшьтән узган гражданнарның ай саен өстәмә 1200 сум алу мөмкинлеге бар. Компенсациягә гариза 80 яшькә җиткән һәм аны караячак эш яшендәге эшләмәүче гражданин исеменнән дә бирелә. Моны Пенсия фонды сайтында шәхси кабинет аша (pfr.gov.ru) яисә Пенсия фондының клиент хезмәтенә шәхси визит белән эшләп була.