Шакир Ягудин Чүпрәле мәктәпләрендә куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары белән танышты

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

Бүген, 2022 елның 1 ноябрендә, ТР Дәүләт Советы депутаты, законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин эш сәфәре белән Чүпрәле районында булды.

Эш сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы депутаты Шакир Ягудин Яңа Уби төп гомуми белем бирү мәктәбендә, ике тапкыр Социалистик Хезмәт Герое Дементьев Петр Васильевич исемендәге Уби урта гомуми белем бирү мәктәбендә, шулай ук Убидәге «Җылы йорт» социаль приютында һәм Яңа Уби балалар бакчасында булды.

Депутат эш визиты вакытында гомуми белем бирү учреждениеләрендә балаларның иминлеген тәэмин итү мәсьәләләренең ничек хәл ителүе белән танышты, җитәкчеләрне әлеге мәсьәләгә комплекслы рәвештә якын килергә өндәде.

"Боларның барысына да җитди игътибар бирергә кирәк. Балалар-безнең киләчәгебез, аларның куркынычсызлыгы беренче урында булырга тиеш",-диде ул.

Аннары Шакир Ягудин гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район халкы депутатка торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш өлкәсенә кагылышлы төрле мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгатьләр депутатның шәхси контроленә кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International