ИНН ны шәхси кабинеттан алу мөмкинлеге бар

2022 елның 1 ноябре, сишәмбе

   Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе салым түләүченең идентификация номеры (ИНН) таныклыгын Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы аша алу мөмкинле бар икәнлеген искә тошерә.

  Документ имзалаган һәм мөһер белән расланган кәгазь күчермәсе кебек үк юридик көчкә ия.

  ИННны йөкләп алу өчен «тормыш ситуацияләре» бүлегенә мөрәҗәгать итү һәм физик затны салым органында исәпкә кую турында гариза җибәрү җитә. Шуннан соң «Профиль» бүлегендә ИННны чикләнмәгән санда алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

   Гражданның исем-фамилиясе, җенесе, туу датасы, туган урыны үзгәргән очракларда физик затны исәпкә кую турында яңа таныклык биргән өчен дәүләт пошлинасы алынмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International