Кечкенә торак пунктларны 2023 елда югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү дәвам итә

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

   Хөрмәтле чүпрәлеләр! Россия Федерациясе дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләренең) бердәм порталында кече торак пунктларны югары тизлекле мобиль Интернетка тоташтыруга Бөтенроссия тавыш бирүенең икенче этабы дәвам итә.

   Тавыш бирүдә 100дән 500 кешегә кадәр булган барлык торак пунктлар катнаша. Республика халкы Россия Федерациясе субъектында урнашкан бер торак пункт өчен тавыш бирә ала.

   Тавыш бирүдә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча күчәргә кирәк: https://www.gosuslugi.ru/inet

    Тавыш бирү 2022 елның 12 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International