Татарстанда алдагы ял көннәрендә һава шартларының сизелерлек начараюы көтелә. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шул хакта кисәтә.
29 октябрьдә төньяктан хәрәкәт итүче циклонның атмосфера фронты республикага яңгыр, урыны белән җепшек кар рәвешендәге явым-төшемнәр алып киләчәк. Төнлә республикада һава температурасы -4..+1, көндез исә 0..+5 градус тәшкил итәчәк.
Якшәмбе көнне, 30 октябрьдә, Татарстанда һава торышы кабат начараерга мөмкин. Яңгыр явачак, көньяк-көнбатыштан көчле җил исәчәк. Аның тизлеге секундына - 15-20, көндез һәм кич урыны белән 23 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы -2..+3, көндез +2..+7 градус тәшкил итәчәк.