Район халкын "Зур этнографик диктант–2022" халыкара акциясенә кушылырга чакыралар

2022 елның 28 октябре, җомга

   2022 елның 3-8 ноябрь көннәрендә җиденче мәртәбә «Зур этнографик диктант» узачак.

   VII Халыкара акциясенең максаты - илебездә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә игътибарны җәлеп итү. Бу акция Россия Федерациясе халыкларының милләтара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә, шулай ук халыкның этнографик грамоталылыгы дәрәҗәсен күтәрә.

  Акциядә ел саен, яшенә, мәгарифенә, диненә һәм гражданлыгына карамастан, Россиянең һәм чит илләрнең миллионлаган халкы катнаша.

   16 яшькә кадәр катнашучылар өчен биремнәр 20 гомумфедераль мәсьәләдән тора. 16 яшьтән өлкәнрәк катнашучылар өчен - 30 сораудан: 20 - һәркем өчен уртак; 10 – Россиянең һәр субъекты өчен уникаль, ә чит ил мәйданчыклары өчен Россия Федерациясе чикләреннән тыш Россия белән бәйле урыннарга багышланган.

   Барлык биремнәрне үтәү өчен максималь баллар суммасы - 100. Узу вакыты - 45 минут.

   3 ноябрьдә теләге булган һәркемне офлайн рәвештә диктант язарга Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары Дуслыгы йортына чакыралар. Диктант сәгать 10.00 башлана. Сорауларга онлайн форматта 3 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр рәсми сайтта җавап бирергә мөмкин www.miretno.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International