Бүген, 2022 елның 27 октябрендә, "Алтын" спорт комплексы базасында һәм "1нче Иске Чүпрәле урта мәктәбе" МББУ базасында Чүпрәле районы гомуми белем бирү учреждениеләре командалары арасында "КЭС - БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы Чемпионатының 2022-2023 еллар сезоны үтте.
Ярышлар кызлар һәм егетләр командалары арасында аерым узды. Муниципаль этапта ярышларның куст этапларында җиңүчеләр катнашты.
"КЭС - БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионаты нәтиҗәләре буенча кызлар командалары арасында 1нче урынны Шланка урта мәктәбе командасы, 2нче урынны - Яңа Әлмәле урта мәктәбе, 3нче урынны Уби урта мәктәбе яулады.
Егетләр командалары арасында 1нче урынны 1нче номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбе командасы, 2нче урынны Иске Чүпрәле күп профильле лицее һәм 3нче урынны Шланка урта мәктәбе алды.