Чүпрәледә социаль яклау хезмәткәрләре киңәшләште

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

   Татарстанда социаль хезмәт күрсәтүнең 9 айлык эшенә йомгак ясалды. Шуны үз эченә алган семинар-киңәшмә безнең районда узды. Семинар дүрт тематик мәйданчыкта оештырылды.

   Семинарда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү территориаль үзәгенең барлык директорлары, республика шәһәр һәм районнарының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар директорлары һәм белгечләре катнашты.

   Чара район мәдәният йортында башланып китте. Семинарчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева сәламләде.

   Юлия Абдреева халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре эшчәнлеге нәтиҗәләрен дә барлады. Семинар барышында волонтерлык эшчәнлеген үстерү мәсьәләләре, социаль программаларны һәм технологияләрне гамәлгә ашыру һ.б. турында фикер алыштылар, һөнәри осталык конкурсларында уңышка ирешү серләре белән уртаклаштылар, “Актив озын гомерлелек” проекты кысаларында уздырыла торган чаралар турында сөйләштеләр.  “Авыр тормыш хәлендә булган балигъ булмаганнарны уңышлы социаль реабилитацияләү шартлары буларак приютта тәрбияләнүчеләрдә социаль әһәмиятле тормыш стратегияләрен формалаштыру” темасы буенча фикер алыштылар.

  Семинарда катнашучылар “Забота” үзәгендә, “Җылы йорт” приютында булып, андагы эшчәнлек белән дә таныштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International