Чүпрәледән мобилизацияләнүчеләр Казанга җыелма пунктка юл тотты

2022 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

  Чүпрәле районында бүген, 2022 елның 27 октябрендә, Казанга җыелма пунктка мобилизацияләнүчеләрне чираттагы озату булды. Бу исәп буенча мобилизацияләнгән егетләрне бишенче тапкыр озату.

   Хәрбиләргә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать итте. Ул ир-егетләргә хәерле юллар һәм туган якларына исән-сау әйләнеп кайтуларын теләде.

  - Үз тылларыгыз өчен борчылмагыз. Беркем дә проблемалары белән ялгызы калмаячак. Барлык мөрәҗәгатьләрне һәм сорауларны мөмкин булганча хәл итәргә тырышачакбыз. Һәркем белән һәрвакытта да элемтәдә торачакбыз. Иң мөһиме-исән-сау әйләнеп кайтыгыз, - дип ассызыклады Марат Ринат улы.

   Хәрбиләргә руханилар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарының иҗтимагый оешмасы рәисе Виктор Петухов исеменнән дә хәер-фатиха сүзләре юлланды. Алар барысы да намуслы хезмәт, тугры сугышчан иптәшләр һәм тизрәк өйләренә исән-сау кайтуларны теләделәр.

   Мобилизацияләнүчеләргә юлга барлык кирәк-яраклар да тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International