2022 елның 27 октябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында өлешчә мобилизацияләү кысаларында чакырылырга тиешле гражданнарның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча "кайнар линия" узачак.
Кайнар линия эшендә Татарстан Республикасының профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын-кыз депутатлары катнашачак.
"Кайнар линия" телефоны: 8 (843) 238-10-00.