25 октябрьдә Буа шәһәрендә ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона этабы узды. Конкурста республиканың унбер районы вәкилләре катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Вилданов Руслан Расих улы җиңүче булды.
Конкурсның финал этабы 2022 елның ноябрендә Казан шәһәрендә узачак. Алга таба да уңышлар телибез.