Синоптиклар фаразлавынча, 26 октябрьдә аязучан болытлы һава көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр һәм карлы яңгыр явуы көтелә. Көндез, нигездә, явым-төшемсез.
Төнлә минималь һава температурасы -1..-3 градусны, көндез максималь һава температурасы +2..+4 градусны тәшкил итәчәк.
Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык булырга мөмкин. Игътибарлы һәм сак булыгыз!