Чүпрәле районыннан мобилизацияләнгән егет җыелма пунктка никахын теркәп китте

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

   Казанга җыелма пунктка озату алдыннан Чүпрәле районының Дуван авылында яшәүче Денис Аббязов үзенең сөйгәне Валентина Мешкова белән никахларын теркәде.

  Кәләш Чабаксар шәһәреннән. Сөйгәненең  карарын ул хөрмәт һәм аңлап кабул итә һәм риза була. Аларның никахлары Чүпрәле районы ГХАТ бүлегендә теркәлгән. Ә 23 октябрьдә  Денис җыелма пунктка китү өчен килде.

   Мобилизацияләнгән егетләрне озату чарасында район башлыгы Марат Гафаров яшьләрнең карарын ихтирамга лаек дип билгеләде. Валентинага сабырлык, сөйгәнен хәрби хезмәттән көтеп алуын, ә Дениска яхшы хезмәт итүен теләде. Шулай ук яшьләргә истәлекле бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International