Зур Аксу урта мәктәбе "Җиңү адымнары – 2022" республика проекты Гран-при иясе булды

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

   Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җиңү адымнары – 2022» республика волонтерлык проектында җиңүче мәктәп укучыларын бүләкләү булды.

   Проект кысаларында укучылар Бөек Җиңүгә бәйле төрле акцияләр үткәрәләр. Алар арасында Георгий тасмаларын өләшү, " Җиңү вальсы" флешмобы, җиңү турында шигырьләр уку һәм социаль челтәрләрдә видео урнаштыру һ.б. 

   2022 елда Татарстанның 39 районында 21 акция узган, 620 укучыдан артык активист катнашты. Чара 18 меңнән артык тамашачы җыйды.

   Проектның җиңүчеләрен 5 номинациядә бүләкләделәр.

   «Гран-при» ияләре арасында – Зур Аксу урта мәктәбе (Чүпрәле районы) дә бар.

   Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International