Чүпрәле мөхтәсибәте Татарстан солдатлар өчен 204 мең акча җыйды

2022 елның 20 октябре, пәнҗешәмбе

   Махсус хәрби операциягә мобилизацияләнгән Татарстан солдатларына ярдәм йөзеннән Чүпрәле мөхтәсибәте тырышлыгы белән 204 мең сум акча тупланды. 

   Җыелган акчалар Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына тапшырылачак һәм Татарстаннан чакырылган солдатларга хәләл ризык җибәрү өчен тотылачак.
   Исегезгә төшерәбез, акция Татарстан Диния Назәрәте тарафыннан игълан ителгән иде. Чүпрәле районы мөхтәсибе Данир хәзрәт Шәрәфетдинов та авыл имамнары белән киңәшләшеп, бу изге эшкә кушылалар. Нәтиҗәдә, 25 район мәчетеннән тиз арада әлеге сумма җыела.
   Җыелган акчалар иң беренче чиратта термокием, җылы оекбашлар һәм перчаткалар, аптечкалар, армия өчен хәләл коры паеклар, тушенка сатып алырга тотылачак.
   Акча җыю дәвам итә. Теләге булган һәркем татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International