Ветераннарны тормышларында әһәмиятле даталар белән котлау Чүпрәле районында инде күркәм традициягә әверелде. 17 октябрьдә тыл хезмәтчәне Гөлфия Шаһиәхмәт кызы Санатулловага 90 яшь тулды. Бу көнне аны Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров һәм Марс авыл җирлеге башлыгы Рәфыйк Җамалетдинов та котладылар.
Марат Гафаров Гөлфия Шаһиәхмәт кызына юбилее уңаеннан Россия Президенты В.В. Путин җибәргән котлау открыткасын, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.
Гөлфия Шаһиәхмәт кызының туган көненә җыйналган балалары һәм туганнары Усман һәм Гөлфия Санатулловларның иңнәрендә сугыш еллары, аннан соңгы чорның йөген тартып, лаеклы тормыш алып барулары турында сөйләделәр. Алар фидакарь хезмәтләре белән «Йолдыз» колхозы һәм авыл үсешенә зур өлеш керткәннәр.
Район башлыгы сабырлыклары, тырышлыклары, хезмәтләре өчен бу икәүгә рәхмәт белдерде. “Сезнең күпьеллык намуслы хезмәтегез туган якка тугрылык, патриотизм үрнәге булып тора”, дип билгеләп үтте.
Санатулловларның олы кызлары Херия үзенең балачагын искә алып, Усман аганың 3-4 яшьләрдәге ике баланы, үзен һәм сеңеле Нурияне, Донецк шәһәреннән авылга, әти-әнисе янына алып кайтуы турында сөйләде. “Ә берникадәр вакыттан соң безнең гаиләдә Гөлфия апа пәйда булды һәм безнең өчен әни булды. Сиңа әни аңа барысы өчен дә: безгә биргән җан җылың, алтын йөрәгең өчен рәхмәт! диде ул. - Нәкъ менә син булган өчен, әни, без эш сөючән булып үстек һәм ана назын тойдык”.
Санатулловларның гаиләсе һәрчак ишле булган. Гөлфия апа белән Усман абый үзләре дә әти-янында гомер кичерәләр, олыгайган көннәрендә дә менә уллары Ирфан һәм киленнәре Наилә, аларның балалары белән бергәләп яшиләр. Авылда, эш белән тәрбияләнеп үскән Ирфанның аларны ташлап китәсе килмәгән, киленне дә үз авылларыннан – Түбән Каракитәдән алганнар. Менә инде 30 елдан артык тату гомер кичереп, йортлар җиткезеп, алар үзләре дә инде ул һәм кыз үстергәннәр.
Усман абый һәм Гөлфия апа өчен иң мөһим казаныш - шушы зур гаилә, үзләре янәшәсендә: балалары, оныклары, оныкчыкларының булуы, төп йортка барысының да җыйналуы.
Әлеге буын кешеләренең тормышы – үзенә күрә бер батырлык. Һәркайсыбызга алардан Ватанга мәхәббәт, бердәмлек, батырлык һәм бөек максатка ирешү өчен фидакарьлеккә өйрәнергә мөмкин. Туган көнендә үз адресына игелекле сүзләр ишетүдән бик күңелле булды Гөлфия апаның. Үзе дә җитәкчеләргә һәм балаларына күрсәткән ихтирамнары һәм игелекләре өчен рәхмәт белдерде.