«Наше время – Безнең заман» X фестиваленең зона этабында чүпрәлеләр 2 нче урынны алды

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

   Шушы көннәрдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының «Академия» концертлар залында «Наше время – Безнең заман» X юбилей фестиваленең йомгаклау зона этабы узды, анда «Молодежное крыло-«ТНВ»-«ТЯГ» Чүпрәле районы» командасы да катнашты.

   Чыгышлар нәтиҗәләре буенча чүпрәлелеләр 2 урынны алды. Котлыйбыз!

    «Наше время – Безнең заман» фестиваленең юбилей сезонының өченче, йомгаклау зона этабы 600 катнашучыны җыйды. Казан турына республиканың 76 предприятиесе һәм оешмасыннан гариза кабул ителгән. Фестивальнең сайлап алу туры кысаларында  республиканың 40 районыннан 158 оешма һәм предприятие вәкилләреннән 1 000 артык гариза бирелгән.

   Фестивальдә катнашучылар  “Музыкаль юнәлеш”, “Бию юнәлеше” һәм “Дан минуты” номинацияләрендә чыгышлар ясадылар, шулай ук сәхнә чыгышы буенча мастер-классларда булдылар.

   4-5 ноябрьдә Казанда фестивальнең суперфиналы узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International