Марат Гафаров җитәкчелегендәге делегация мобилизацияләнгән ир-егетләребез янында булып кайтты

2022 елның 16 октябре, якшәмбе

   Делегация составында Башкарма комитет җитәкчесе Данис Сатдинов, урынбасары Айрат Җәлалов, Буа һәм Чүпрәле районнарының хәрби комиссары Радик Төхфәтуллов, дин әһелләре: мөхтәсиб Данир хәзрәт Шәрәфетдинов, иерий Павел Пурлов бар иде.

   Очрашу

  Белгәнегезчә, мобилизацияләнгән егетләрне халыкара күргәзмәләр үзәге “Казан-Экспо”га урнаштырганнар иде. Әмма алар монда кайтып йоклыйлар гына, диярлек. Көннәре шушы үзәктән ерак булмаган полигонда, хәрби өйрәнүләрдә уза. Шунысын да әйтергә кирәк, мобилизацияләнүчеләрне төрле хәрби белгечлек буенча теркәгәннәр – кемдер танкист, кемнәрдер минометчы, разведчик һәм башка төрдә өйрәнүләр уза.

   Башлап Марат Гафаров полигонда булган Чүпрәле егетләренең хәл-әхвәлләрен белеште, алар белән очрашып күреште. Ә “Казан-Экспо”да исә мобилизацияләнгән 24 егетебез белән күрешү насыйп булды. Башкалары әле өйрәнүләрдән кайтып җитмәгән иде.

   Аңлыйсыздыр инде, анда һәр нәрсә, һәр эш хәрби шартларга яраклаштырылган. “Барысы белән дә күрешик”, дигән теләк булса да, моның мөмкин түгеллеген аңлаттылар. Алдан алынган пропуск буенча районнан килгән автобусны тикшереп, эчкә керттеләр. Бинага кергәч исә “мобилизованные из Дрожжановского района” дип егетләребезне тавыш көчәйткеч аша чакырып, тупладылар.

   Район башлыгы Марат Гафаров, дин әһелләре егетләр белән кочакланышып күрешкәч, аларга районнан ук әзерләп килгән сумкаларны, догалыкларны тапшырдылар. Сөйләшү барышында мобилизацияләнүчеләр монда әйбәт ашатулары, йоклый торган биналарының җылы, гомумән тору шартларының канәгатьләнерлек булуы турында әйттеләр. Дөрес, район башлыгына бирелгән сораулары күп булды. Һәм егетләрнең берсе дә сорауларны үзен кайгыртып түгел, гаиләсе, әти-әнисе турында уйлап бирде. “Әни ялгыз”, “Гаиләмә нинди ярдәм күрсәтелер икән” дип борчылалар алар. Ә алып килгән әйберләрне карагач, шатландылар – “бик кирәкле нәрсәләр болар”, дип әйттеләр.

   Ярдәм

   Мобилизацияләнүчеләргә ярдәм исә районда өч көндә тупланды. “Өч көн эчендә “Благодарение” счетына 750 мең сумга якын акча керде, шуның барысын да сезгә кирәк булган, үзегез сораган хәрби әйберләрне алуга тоттык”, диде Марат Гафаров. Ул, шулай ук, Татарстан буенча мобилизацияләнгәннәрнең балаларына 20шәр мең сум күләмендә акча биреләчәген дә әйтте, район күләмендә аларның балалары ясле-бакчаларга бушлай йөриячәкләре, шулай ук, балаларының да, гаилә членнарының да спорт түгәрәкләренә йөргән, спорт корылмаларына килгән өчен акча түләмәячәкләре турында белдерде.

   Бу урында “Благодарение” фондына “мобилизацияләнгәннәр өчен” тамгасы белән акча күчереп үзеннән өлеш кертүче һәркемгә рәхмәт белдерәсе килә. Фонд җитәкчесе Мансур Аймәтов авыл кешеләренең, пенсионерларның да бу эшкә битараф булмаулары турында әйтә. “Һәркем хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, өлкән яшьтәгеләр “тамчыдан күл җыела” дип, 500 сум акча күчерүләрен һаман да әле дәвам итәләр”, ди ул.

   Минкин Иршат, Бикчуров Равиль, Низамов Альберт, Гафуров Барис, Бекмухамедов Ринат, Нуруллина Гелинә, Махмутов Ильмир, “Цеолиты Поволжья”, “Молтранс”, “Государев амбар”, “Рассвет агро” 30меңнән 200 мең сумга кадәр акча керткәннәр.

  Кайтаваз

   Безнең район кешеләре аерым бер кешеләр инде, ни генә дисәң дә! Алар безнең ачык күңеллеләр, икейөзләнүне белмиләр, аз гына ярдәмнән дә күңелләре була, рәхмәт әйтә беләләр. Делегация килеп киткәннән соң кайтаваз буларак мобилизацияләнгән егетләребездән хат та килеп төште. Хат рус телендә язылган. Без дә аны үзгәртмичә, ничек бар шулай урнаштырырга булдык.

   “Письмо со словами благодарности жителям Дрожжановского муниципального района от мобилизованных солдат, призванных из Дрожжановского района Республики Татарстан.

   О том, что Россия и мы, её солдаты, сражаемся на стороне добра, говорит тот факт, что тысячи россиян разных национальностей и различного вероисповедания без принуждения, по зову сердца стали в солдатский строй, чтобы бороться со злом. Так в истории было только раз – в Великую Отечественную войну, где наши деды сражались с беснующимся фашизмом. Сегодня мы, православные и мусульмане, буддисты и шаманисты, готовы в одном строю сразиться против украинского фашизма, национализма и стоящего за ними мирового сатанизма.

   И может, не шутил наш Президент, когда говорил, что «мы как мученики попадем в рай, а они сдохнут». Наверное, Владимир Владимирович Путин знает такое, о чем не пришло время говорить.

   Уважаемые жители и руководство Дрожжановского муниципального района!

   Мы, мобилизованные солдаты Дрожжановского района, выражаем огромную благодарность за оказанную гуманитарную помощь мобилизованным, за оказанную нам внимание!

   Гуманитарная помощь оказана нам в огромном объеме.

   Отдельную благодарность хотим выразить главе Дрожжановского района Гафарову Марату Ринатовичу! Огромное вам спасибо, вы большой молодец, человек с огромной душой и сердцем!

  А нашим родным, родителям, детям, женам хотим сказать, что все будет хорошо!!! Мы справимся с поставленной задачей.

Победа будет за нами!

Слава России!

Автор статьи: младший сержант Портнов А.В.”

   Монда инде сүзләр кирәкми. Егетләребез белән горурланыйк! Һәм аларга сау-исән әйләнеп кайтуларын, барыбызга да, бигрәк тә тормыш иптәшләренә, балаларына, әти-әниләренә, туганнарына, алар белән исән-имин күрешү шатлыгын татуны телик!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International