Чүпрәле районы Городище авылында яшәүче Мария Калистратовна Нягусева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге истәлекле көнне аны Чүпрәле районы башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, авыл җирлеге башлыгы Николай Усмендеев, ветераннар советы рәисе Владимир Ильин котлады. Кунаклар юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, шулай ук район башлыгы Марат Гафаровның истәлекле бүләген, чәчәк бәйләме тапшырдылар.
Кунаклар юбилярга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр.
Мария Нягусева тормыш иптәше Егор Васильевич белән 59 ел тату гомер итәләр, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 2 улларын җирләргә туры килә. 2014 елда Егор Васильевич та бу донья белән хушлаша. Мария Калистратовна бергә салган нигездә ялгызы гына гомер итә, инде олы яшьтә булуына карамастан, бакчага бәрәңгесен дә утырта, яшелчәләр дә үстерә.
Бүгенге көндә юбилярны балалары, 9 оныгы, 4 оныкчыгы шатландырып яши.