Татарстанда мобилизацияләнгән балаларга 20 мең сум акча түләнәчәк

2022 елның 14 октябре, җомга

   Татарстанда өлешчә мобилизация барышында запастан хәрби хезмәткә алынган кешенең һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча биреләчәк

   ТР Министрлар Кабинетының тиешле карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ төбәкнең хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты.

   Мондый карар «социаль яклау дәрәҗәсен күтәрү максатларында» кабул ителде. Әлеге түләүләр социаль ярдәм чараларын билгеләү өчен матди тәэмин ителеш күләменә исәпкә алынмаячак.

   Бу түләүгә акча Татарстан Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүленәчәк. Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Хезмәт министрлыгына йөкләнгән. Документ 2022 елның 22 сентябреннән барлыкка килгән мөнәсәбәтләргә кагыла, ягъни өлешчә мобилизацияләнә башлаганнан көннән алып.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International