2022 елның 13 октябрендә Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров өлешчә мобилизацияләүгә чакырылган кешеләрнең гаилә әгъзалары, якыннары белән очрашты. Очрашу район мәдәният йортында узды.
Мобилизацияләнгән гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән чарада шулай ук район җитәкчеләре, район прокуроры, хокук саклау органнары хезмәткәрләре, төрле хезмәт вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Марат Гафаров катнашучыларга хәрби хезмәткәрләрне мобилизацияләү тәртибе, балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү, ташламалар турында һ.б. мәсьәләләрне аңлатты.
Мобилизацияләнгән гражданнарның туганнары һәм якыннары белән диалогка һәрвакыт ачык, теләсә нинди мөрәҗәгатьләрне карарга һәм мөмкин булганча хәл итәргә әзерлеген билгеләп үтте.
«Безнең егетләр, республиканың башка районнары һәм илебезнең субъектлары вәкилләре кебек үк, Ватан алдындагы бурычларын үтәп, чын патриотизм, батырлык үрнәге күрсәтәләр.
Хәзер беребезгә дә җиңел түгел. Безнең егетләр һәм сез, аларның туганнары, төрле проблемалар белән бер-бергә калмавыгыз мөһим. Шуңа күрә бүгенге очрашу ачык диалогка багышланган, сез һәрвакыт кирәк булганда өстәмә мәгълүмат, ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аласыз», - диде Марат Ринат улы.
Район башлыгы мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм итү чаралары кабул ителүен сөйләде һәм ТР Министрлар Кабинетының 11 октябрьдән имзаланган карары нигезендә 18 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә һәр балага 20 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләнәчәген әйтте. Шулай ук, яңа елга кадәр балалар бакчаларына йөрүче барлык гаиләләр дә түләүләрдән азат ителә, ә мәктәпләрдә белем алучы балаларга бушлай туклану булачак. Моннан тыш, түгәрәкләргә, төрле секцияләргә, спорт объектларына йөрү балаларга гына түгел, ә мобилизацияләнгән гаиләләрнең барлык әгъзаларына да түләүсез булачак. «Бу көннәрдә барлык гаиләләргә, нинди документлар белән кая килү турында хәбәрләр җибәреләчәк. Болар барысы да якын көннәрдә хәл ителәчәк", - диде район башлыгы. - Шәхсән мөрәҗәгатьләр бар, тормыш шартлары төрле. Шулай ук кредит каникуллары турында бик күп мөрәҗәгатьләр керә. Без банклар белән элемтәгә кердек, күп гаризалар эшкә алынды, бу мәсьәлә дә хәл ителә.
Барлык мөрәҗәгатьләрне тыңлаганнан соң район башлыгы бер генә сорау да игътибарсыз калмаячагын, һәркем консультация, аңлатма, мөмкин булган кадәр үз проблемасы буенча ярдәм алачагын билгеләп үтте.
Марат Гафаров шулай ук бу шимбә көнне үзенең җитәкчелегендә район делегациясенең Казанга бару планлаштырылганын әйтте. Үз ягыннан ул хәрби хезмәткәрләр өчен кирәкле әйберләр сатып алынганын билгеләп үтте, бу: ковриклар, дарулар, махсус жилет, термокиемнәр, гигиена әйберләре һ.б. «Без аларга боларның барысын да тапшырачакбыз. Тапшырасы әйберләрегез булса, китерегез, алып барачакбыз», - дип мөрәҗәгать итте ул якыннарына.
Тулаем алганда, район башлыгы Марат Гафаров мобилизацияләнүчеләр белән шәхсән элемтәдә торуын һәм аларның сугышчан рухлы һәм татулыгы өчен рәхмәт белдерде.
Соңыннан Яңа Кәкерле авылыннан мобилизацияләнгән якташыбызның әнисе Гөлнар Әхмәтҗанова әлеге очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм үзе иҗат иткән шигырен укыды, бөтен кешене бердәм булырга өндәде, чөнки бердәмлектә – көч.
Искәртеп узабыз, илдә өлешчә мобилизация үткәрү турында РФ Президенты Владимир Путин 21 сентябрьдә игълан итте.