Бүген Казанда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе уза.
Бүгенге ярминкәгә дә чүпрәлеләр бик зур ассортиментлы продукция белән чыктылар. Шәһәрлеләр өчен үзләренең авыл хуҗалыгы продукциясен аграрийлар, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр, шулай ук крестьян-фермер хуҗалыклары әзерләгәннәр.
Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ярминкә барышы белән танышты. Район башлыгы Марат Гафаров җитәкчелегендәге делегация чүпрәлеләрнең азык-төлек программасы белән таныштырды. Фәрит Мөхәммәтшин бәяләр, сатып алучыларның кәефе белән кызыксынды.
Исегезгә төшерәбез, Чүпрәле районы продукциясен Киров районында Батыршин урамында алып була.