Бүген, 7 октябрьдә, Чүпрәле районында агачлар утырту оештырылды. Чүпрәле районының "Чупрәле", "Мәктәп укучылары" паркларында һәм «Кадер» чишмәсе территориясендә чыршы һәм нарат үсентеләре утыртылды.
Чүпрәле районы администрациясе, финанс-бюджет палатасы һәм ветеринария берләшмәсе вәкилләре Ленин урамындагы «Кадер» чишмәсе территориясендә агачлар утыртуга чыктылар. Ә «Чупрәле» паркында чыршы үсентеләре КФҮ бинасындагы оешмалар көче белән утыртылды. Чүпрәле тармак технологияләре техникумы студентлары, остазлары Артем Солдатов җитәкчелегендә, район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре "Мәктәп укучылары" паркында чыршы һәм нарат агачлары утырттылар.