Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында яшәүче Зөбәйдә Вәлиулла кызы Әхмәтованы 90 яшьлек юбилее белән котладылар

2022 елның 7 октябре, җомга

  6 октябрьдә Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылында яшәүче Зөбәйдә Вәлиулла кызы Әхмәтова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

   Юбилярны бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин һәм Иске Шәйморза авыл җирлеге башлыгы Илһамия Мухитова килгән иде. Алар Зөбәйдә апага Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлавын, район башлыгы Марат Гафаров исеменнән истәлекле бүләк, чәчәкләр тапшырды. Кунаклар юбилярга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләделәр.

   Ул 1932 елның 6 октябрендә Буденновский районының Иске Шәйморза авылында туа. 1941 елда 1 сыйныфка укырга керә. Авырып китү сәбәпле, ул укуын дәвам итә алмый, аннан соң инде сугыш башлана, башка балалар беррәттән кечкенә кыз-бала да басуга эшкә чыга. Мәктәптә укырга насыйп булмаса да, ул үзе укырга һәм язарга өйрәнә. Нинди генә эш йөкләнмәсәләр дә, ул барысын да намус белән үти.

   1953 елда ул авылдашы Хәйдәр Әхмәтовка кияүгә чыга. Хайдар ага да гомере буе туган авылында эшләгән, ул элемтәче монтер булган.
   Зөбәйдә Вәлиулла кызы 60 яшькә кадәр колхозда эшли. 1992 елда лаеклы ялга чыга. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Дипломнар, Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

  Хәйдәр абый белән Зөбәйдә апа бик бәхетле тормышта яшиләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, 10 ел элек Хәйдәр абый бу доньядан китеп бара.

  Бүгенге көндә Зөбәйдә апа улы Илһам тәрбиясендә яши. Юбилярның 6 оныгы һәм 8 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International